Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда иң күп һәм иң аз сөт савучы районнар мәгълүм - исемлек

Татарстан буенча һәр сыердан уртача 13,3 тонна сөт савылуы мәгълүм.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 3107 тонна сөт савып алына.

Күләм ягыннан беренче урынны Кукмара районы били. Биредә бүген 209,5 тонна сөт савылган. Балтачта 183 тонна, Әтнәдә 167 тонна, Сабада 142,2 тонна, Актанышта 140 тонна.

Сөт күләме иң аз булган районнар исемлеген Чирмешән җитәкли. Биредә көн саен 15 тонна сөт савыла, диелә министрлык хәбәрендә. Менделеевск районында 16, 6 тонна, Кама Тамагында 21,2 тонна, Бөгелмәдә 22,4 тонна, Спаста 28,6 тонна.
Татарстан буенча һәр сыердан уртача 13,3 тонна сөт савылуы мәгълүм.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/27/153162/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев