Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Урман утырту көнендә 1,3 млн үсенте утыртылды

Табигатьне саклау республика акциясендә 20 меңләп кеше катнашты.

Татарстанда “Бердәм урман утырту көне”ндә 1,3 млн үсенте утыртылды. Табигатьне саклау акциясендә республиканың 20 меңләп кешесе катнашты. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциядә Татарстан Президенты Аппараты, Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре, республиканың барлык министрлык һәм ведомство вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, шулай ук волонтерлар катнашты. Утырту материалы, эш кораллары һәм махсус кием Татарстан Урман хуҗалыгыннан тәкъдим ителде.

  • Гомумән алганда, 6 октябрьдә 300 гектар мәйдан яшелләндерелде. Чарада ике мәйдан төп агач утырту урыны булды. Казанның Вахитов исемендәге скверында 400 Европа чыршысы, вак яфраклы юкә һәм миләш утыртылса, Питрәч районының Иске Шыгали авылында 40 мең төп ылыслы агачлар утыртылды.

Казаннан читтә узган акциядә - Биләр, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Мамадыш, Чаллы һәм Тәтештә кешеләр аеруча күпләп катнашты.
 

Фото да шушы чыганактан алынды.     

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/07/172979/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев