Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татмедиа”ның ике журналисты Россиядә 2017 елдагы иң яхшы эшләр авторы булып танылган

Чаллыдан Константин Величконың "Прыжок в космос" телесюжеты телевидение хезмәткәрләре эшләре арасында иң яхшысы булган. (Казан, 29 март, "Татар-информ"). "Татмедиа" республика агентлыгы журналистларының ике эше Россиядә 2017 елдагы иң яхшы эшләр булып танылган. Россия журналистлар берлеге узган елгы иң яхшы журналист эшләре бәйгесенә йомгак ясады, дип хәбәр итә "Лениздат" сайты. Чаллыдан...

Чаллыдан Константин Величконың "Прыжок в космос" телесюжеты телевидение хезмәткәрләре эшләре арасында иң яхшысы булган.

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). "Татмедиа" республика агентлыгы журналистларының ике эше Россиядә 2017 елдагы иң яхшы эшләр булып танылган. Россия журналистлар берлеге узган елгы иң яхшы журналист эшләре бәйгесенә йомгак ясады, дип хәбәр итә "Лениздат" сайты.

Чаллыдан Константин Величконың " Прыжок в космос" телесюжеты телевидение хезмәткәрләре эшләре арасында иң яхшысы булган. Величко "Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясендә мөхәррир-корреспондент булып эшли. Шул ук категориядә тагын ике журналист - Яңа Уренгойдан Елена Галимова һәм Владивостоктан Ирина Мокрецова эше билгеләнгән.

"Журналистика һәм журналистлар турында китаплар" категориясендә жюри "Республика Татарстан" газетасы баш мөхәррире урынбасары Андрей Лебедевнең "В зеркале века" китабын билгеләп үткән.

Бәйгедә барлыгы басма гаммәви матбугат чараларыннан 340 автор, тагын 20 автор радиокомпанияләрдән һәм 36 автор телекомпанияләрдән катнашкан.

Бәйге дүрт - "Басма ММЧ һәм Интернет-чыганаклар", "Телевидение", "Радио", "Журналистика һәм журналистлар турында китаплар" номинациясендә барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев