Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теннис ярышы узды

Спартакиада кысаларында мәктәпләр арасында теннис буенча ярышлар булып узды. Төп мәктәпләр арасында Олы Мәңгәр мәктәбе командасы - беренче, Түбән Көек - икенче, Яңа Шашы мәктәбе - өченче булды. Аерым чыгышларда - Айзат Филатов (Олы Мәңгәр) - беренче, Илсаф Кадыйров (Түбән Көек) - икенче, Айрат Нуриев (Түбән Көек) - өченче. Кызлар...

Спартакиада кысаларында мәктәпләр арасында теннис буенча ярышлар булып узды. Төп мәктәпләр арасында Олы Мәңгәр мәктәбе командасы - беренче, Түбән Көек - икенче, Яңа Шашы мәктәбе - өченче булды. Аерым чыгышларда - Айзат Филатов (Олы Мәңгәр) - беренче, Илсаф Кадыйров (Түбән Көек) - икенче, Айрат Нуриев (Түбән Көек) - өченче. Кызлар арасында - Язилә Хидиятуллина (Яңа Шашы) - беренче, Алия Закирова (Олы Мәңгәр) - икенче, Диләрә Әхмәдуллина (Түбән Көек) - өченче. Урта мәктәп һәм техникум укучылары арасында, беренче урында - техникум, икенчедә - Күңгәр мәктәбе, өченчедә - Бәрәскә мәктәбе командалары. Аерым чыгышларда егетләрдән - Илдан Закиров (техникум) - беренче, Азат Аканашев (техникум) - икенче, Айрат Җәләлиев (Күңгәр) - өченче. Кызлардан - Рәзилә Төхбиева (Бәрәскә) - беренче, Рәсилә Хафизова (Күңгәр) - икенче, Инзилә Хадиева (техникум) - өченче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев