Тизлек арта – каеш куелмый
Сабантуй алды атнасында район юлларында 5 вак юл һәлакәте теркәлгән. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, юлларда барлыгы 53 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 18 йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен, 10 йөртүчегә тизлекне тиешледән арттырган өчен протоколлар төзелгән. Техник яктан төзексез машинада, утын яндырмыйча, номерлары укылмаган -...
Сабантуй алды атнасында район юлларында 5 вак юл һәлакәте теркәлгән.
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, юлларда барлыгы 53 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 18 йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен, 10 йөртүчегә тизлекне тиешледән арттырган өчен протоколлар төзелгән. Техник яктан төзексез машинада, утын яндырмыйча, номерлары укылмаган - икешәр машина хуҗасы, юл билгесен бозган, штрафын вакытында түләмәгән - 4, теркәлмәгән машинада йөргән, ЮХИДИ хезмәткәре таләбен үтәмәгән, тонировкалы тәрәзәле машинада йөргән, страховкасыз, страховкага язылмаган кешегә рульне биргән берәр йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылган. Соңгы вакытта руль артында телефоннан сөйләшеп баручыларның әледән- әле юл һәлакәтләренә очравы турында еш ишетәбез. Шуңа да карамастан, ваемсыз йөртүчеләр бар әле арабызда. Андыйларның берсенә 1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметов штрафларын вакытында түләмәүчеләрне кабат кисәтеп уза - бу эшне вакытында башкармаган очракта икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк. 15 тәүлеккә арест яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр дә каралган. Балигъ булмаган балаларның олы юлга велосипедта чыгуларын да өлкәннәр игътибар үзәгендә тотарга тиеш. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу да зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев