Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә китабы - җиңүче!

Ел саен Мәдәният министрлыгы республикабыз китапханәләре арасында "ИҖАДИ ЭЗЛӘНҮ" бәйгесе игълан итә. Әтнә үзәк китапханәсе дә әлеге бәйгедә иҗат эшләре белән катнашалар. Быел алар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына сугыш чоры балаларының истәлекләрен туплаган "ЯРАЛЫ БАЛАЧАК" китабы белән катнаштылар. "Ниһаять, әлеге бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. "ЯРАЛЫ БАЛАЧАК" китабы чын мәгънәсендә безгә...

Ел саен Мәдәният министрлыгы республикабыз китапханәләре арасында "ИҖАДИ ЭЗЛӘНҮ" бәйгесе игълан итә. Әтнә үзәк китапханәсе дә әлеге бәйгедә иҗат эшләре белән катнашалар. Быел алар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына сугыш чоры балаларының истәлекләрен туплаган "ЯРАЛЫ БАЛАЧАК" китабы белән катнаштылар. "Ниһаять, әлеге бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. "ЯРАЛЫ БАЛАЧАК" китабы чын мәгънәсендә безгә уңыш китерде: китап бәйгенең ҖИҢҮЧЕСЕ дип табылды! Бөтен Әтнә төбәге өчен үтә кадерлегә әверелгән әлеге китап өчен үзләренең истәлекләре белән уртаклашкан районыбызның сугыш чоры балаларына, басманы әзерләүдә нәтиҗәле хезмәт куйган барлык райондашларыбызга һәм шулай ук китапны нәшер иткән "Яз" нәшрияты хезмәткәрләренә Әтнә үзәк китапханәсе исеменнән чын күңелебездән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Иң изге нияттән башланган эшебез бүген күркәм нәтиҗәләре белән сөендерә...", - диләр китапханәчеләр.

Төгәл мәгълүматны- нинди номинациядә җиңүләрен сонрак хәбәр итәрбез. Монысын әле алар үзләре дә белмиләр, 15 апрель көнне барысы да билгеле булачак, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев