Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәпләрен яңа уку елына әзерлиләр

Белем бирү учреждениеләрен яңа 2017-2018 уку елына әзерләү. Белем бирү учреждениеләре Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарында аерым исәптә тора һәм алар яңа уку елы башланыр алдыннан тикшерелә. Агымдагы елның июль аенда мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү эшләре башлана. Әтнә районында барлык урта, төп һәм башлангыч мәктәпләр автоматик сигнализация һәм кешеләрне...

Белем бирү учреждениеләрен яңа 2017-2018 уку елына әзерләү.

Белем бирү учреждениеләре Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарында аерым исәптә тора һәм алар яңа уку елы башланыр алдыннан тикшерелә. Агымдагы елның июль аенда мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү эшләре башлана.

Әтнә районында барлык урта, төп һәм башлангыч мәктәпләр автоматик сигнализация һәм кешеләрне янгын турында хәбәр итү системасы белән җиһазландырылган , лицензиясе булган оешма белән техник хезмәт күрсәтү өчен шартнамә төзелгән .

Һәр елны укулар башлангач укучылар белән янгыннан чыгу очрагы буенча эвакуацияләү тренировкалары үткәрелә . Ел саен укучылар, укытучылар һәм ата-аналар алдында янгын куркынычсызлыгы тематикасына очрашулар, чыгышлар алып барыла. Барлык халык күпләп йөри торган объектлар һәм район мәгариф учреждениеләре янгын сүндерү буенча декларацияләрне билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда эшләде һәм теркәделәр.

Югарыда күрсәтелгән чараларны төгәл үтәү нәтиҗәсендә Әтнә районы белем бирү учреждениеләрендә бүгенге көндә янгын чыгу очраклары юк.

Җәйге каникуллар чоры белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә, уку йортларында тулы күләмдә теләсә кайсы төр ремонтлау эшләре, шул исәптән уку елы дәвамында ачыкланган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын бетерү өстендә эшләргә зур мөмкинлек бирә. Бу үз чиратында укучыларга һәм укытучыларга уку елы дәвамында янгын куркынычсызлыгы иминлеген тәэмин итә.

Белем бирү учреждениеләрендә янгыннарны кисәтү һәм балалар шаяруы аркасында килеп чыккан янгын очракларын булдырмау максаты белән 2017 елның сентябрҗ аеның беренче яртысында мәгариф Идарәсе белән берлектә янгын куркынычсызлыгы дәресләре уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев