Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районының Күәм урта мәктәбендә төбәкара семинар узды

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә: И, туган тел, и, матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Без бәхетле халык, чөнки туган телебездә аралашабыз, сөйләшә алабыз. Ләкин татар булып, үз телендә иркен сөйләшә алмаган кешеләр шактый. Шулай да башка...

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

И, туган тел, и, матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Без бәхетле халык, чөнки туган телебездә аралашабыз, сөйләшә алабыз. Ләкин татар булып, үз телендә иркен сөйләшә алмаган кешеләр шактый. Шулай да башка регионнарда яшәп, башка милләт халкы белән аралашып яшәсәләр дә, туган телләренә, гореф-гадәтләренә тугры калганнар. Шундыйлардан берсе Мари Эл Республикасында яшәүче кардәшләребез.

Мари Эл Республикасы Морки муниципаль районы Нурумбал урта мәктәбе белән Күәм урта мәктәбе арасында регионара килешү төзелүе турында хәбәр иткән идек. Әлеге килешүне тормышка ашыру нияте белән татар теле һәм әдәбиятыннан семинар уздырдык. Семинарда районыбыз мәктәпләреннән татар теле укытучылары катнашса, Морки районыннан дүрт кешелек делегация килде. Әлеге очрашу Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкәрь кызы җитәкчелегендә узды. Семинар алдан төзелгән программа нигезендә барды. Татар теле укытучылары мастер класс карасалар, күрше регионнан килгән укучы балалар технология укытучысы Төхфәтуллина Фәрдия Римхат кызы тарафыннан көрпә эшләү, салфетка төрү серләренә төшенделәр. Семинарны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә туры китереп оештырдык. Шул уңайдан очрашуның икенче өлеше әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте. Әлеге искә алу кичәсендә укучыларыбыз Тукайның шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, җырларын җырладылар, аның кыска һәм шул ук вакытта катлаулы тормыш юлына сәяхәт кылдылар. Морки районыннан килгән укучыларыбыз да шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Нурумбал мәктәбе директоры Хәсәнова Рүзилә Илдар кызы үз мәктәбе, анда белем алган татар балалары, татар телен саклауга укучыларында аңлы караш тәрбияләве турында горурланып сөйләде. Кичәдән соң укытучылар түгәрәк өстәл артында әңгәмә кордылар, киләчәккә планнар төзеделәр. Шулай ук Нурумбал мәктәбеннән килгән кунакларыбыз мәктәбебез белән таныштылар, Самат Шакир һәм "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар. Ә кунак укучыларны Күәм авылы китапханәчесе Вафина Луиза авылыбыз тарихы, аның күренекле кешеләре белән таныштырды.

Семинар ике як өчен дә уңай тәэсирләр калдырды. "Мондый очрашулар беренчесе һәм соңгысы булмасын", - дип кунакларыбыз безне дә Нурумбал мәктәбенә чакырып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев