Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Сабантуенда "Шахтер" чабышкысы беренче булды

Каенсар урманында узган Сабантуйда 27 чабышкы катнашты.

Елдагыча, 2 километр 600 метр араны 2әйләнештән аз гына күбрәк әйләнделәр. Һәр заездда 9ар чаптар арасыннан беренче өчлектә килүчеләр финалга узды. Шунысы кызык, соңгы заездда 4 чабышкы борынга-борын, аякка-аяк терәп финишка килде. Алар арасыннан беренче өчлекне фотофиниш та аера алмас иде. Нәтиҗәдә, финалга дүртесе дә үтте.

Финалда "Ленин" һәм "Таң"нан - берәр, ә "Шахтер", "Күшәр" "Тукай" хуҗалыкларыннан һәм Арчадан кунакка килгән икешәр чабышкы узышты. Чаптарларның кушаматларын әйткәндә, бик күңелле итеп алып барган элекке редакторыбыз Марат Хәбибуллинның теле бәйләнеп бетте хәтта. Тревол, Мервин, Астрагал, Августина, Сайленд Белли, Фечен Арт... Боларны шуңа санавым, киләсе Сабантуена боларны үзебезнең Алмачуар, Карлыгач, Йолдызлар алыштырмагае. Бәйге барышын микрофон аша алып баручы: "Киләсе елга хуҗалыклар үз чабышкыларын куялар - бу район башлыгы Габделәхәт Хәкимов фикере", - диде. Шул исәптән микрофон да бу юлгы кебек "көйсезләнмәс" - өзеклек белән эшләмәс, дип саный.

Ә чабышка әйләнеп кайтсак, "Шахтер" чабышкысы "Колокольчик" - җайдагы Сергей Наумов җиңү яулады. Икенче урынны "Таң" хуҗалыгы өчен чыгыш ясаган, узган елгы җиңүче - Фечен Арт кушаматлы чабышкыда Александр Александров алды. Өченче урынны "Ленин"ның Тревол кушаматлы үз чабышкысы алды. Җайдагы Ленар Усмановның киеменә көнләшеп караучылар күп булгандыр - чын җайдак инде менә!..

Мәкаләнең тулы вариантын газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев