Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" ник кими?

Тормышыбыз тулы булсын өчен безгә көндәлек ризык кебек, рухи азык та кирәк.

Моны канәгатьләндерү өчен газета-журналлар, дини китаплар укыйбыз. Болар безгә белемебезне арттыру, аңыбызны үстерү өчен генә түгел, бәлки итагатьле, әдәпле булырга өйрәтә. Гореф-гадәтләрне искә төшерә, халыкның аянычлы, фаҗигале үткәннәрен һәм хәзерге җитешсезлекләрне чагылдыра. Болардан тыш районыбыз газетасында күп кенә котлау, реклама, белдерүләр чыга. Нәрсә кирәк булса да, шул белдерүләр аша табарга мөмкин.

Бу көннәрдә киләсе яртыеллыкка язылу бара. Шәхсән үзем район газетасын мәктәптә укыган вакытымнан ук укып киләм һәм актив хәбәрчесе дә. 1959, әллә 1960 ел иде микән, ул вакыттагы "Социализм юлы" газетасының редакторы мәрхүмә Разия апа Хәбибуллина белән республика күләмендә үткәрелгән журналистлар конференциясендә катнашырга туры килде. Хәзерге вакытта мине газетабызның тиражы елдан-елга кимеп бару бик борчый. Мисал: 2008 елның II яртысында - 2820, 2009 елда - 2703, 2011 елда 2520 экземпляр булса, хәзерге вакытта 2350 экземпляр гына. Ягъни алты ел эчендә 470 экземпляр газетабыз кимегән. Сәбәбе нәрсәдә?

Бу очракта күпләр язылу бәһасе югары дип әйтер. Әмма шуны онытмыйк: бер гәҗиткә язылып, ике гәҗит алабыз бит. "Әтнә таңы"ның эчендәге "Атна вакыйгалары" өстәмәсе дә бик кирәк, аны укып республика хәлләре белән танышабыз. Үз төбәген сөйгән, яраткан, милли җанлы һәркем районыбыз гына түгел, республика хәлләре белән дә таныш булырга тиеш.

Район гәҗитен авыл халкы авыр сугыштан соңгы елларда да укыды. Шул исемдә калган: почта таратучы гәҗит-журналны һәр йорт саен диярлек биреп чыга иде. Димәк, халык үзенең юклы-барлы акчасыннан гәҗиткә дә өлеш чыгарган, укыган, яраткан.

Киләсе 2015 елны - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Сугыш чоры балалары, ветераннар үзләренең хәтер йомгакларын сүтеп, гыйбрәтле, фаҗигале мәкаләләрен язырлар дип уйлыйм. Димәк, гәҗитебез халыкка тагын да якынрак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев