Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары әниләрен бәйрәм белән котладылар (фотоларда)

Олы Әтнә урта мәктәбенең 3 сыйныфында укучы кызым чакыру күтәреп кайтып керде - Әни, иртәгә 24 ноябрь көнне Әниләр бәйрәменә чакырабыз сине. Киләсеңме? - дип сорады. Кулыма "Әнием иң кадерлем" чакыруын алып, укып чыктым. "Киләм, кызым" - дидем. Мәктәп тыш эшләр үзәгенә йөргән укучыларның әниләре чакырылган иде бу бәйрәмгә. Килгәннәр....

Олы Әтнә урта мәктәбенең 3 сыйныфында укучы кызым чакыру күтәреп кайтып керде

- Әни, иртәгә 24 ноябрь көнне Әниләр бәйрәменә чакырабыз сине. Киләсеңме? - дип сорады. Кулыма "Әнием иң кадерлем" чакыруын алып, укып чыктым. "Киләм, кызым" - дидем.

Мәктәп тыш эшләр үзәгенә йөргән укучыларның әниләре чакырылган иде бу бәйрәмгә. Килгәннәр. Хәер, ничек килмисең, балаң чакыруга кадәр чакыру күтәреп кайтсын да. Хәер, килгәннәренә үкенмәгәннәрдер дә. Рәхәтләнеп ял иттек

Балаларыбызның чыгышларын карап, аларга сокландык, алар белән горурланып утырдык. Үзәк хезмәткәрләре әзерләгән биремнәргә дә җаваплар бирдек. "Балагызны беләсезме?" биремендә дә әни белән баланың җавапларын ишетеп, рәхәтләнеп елмайдык. Рәхмәт оештыручыларга.. Эшләрендә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев