Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучысы бабасы турында яза

Без бик бәхетле балалар. Күгебез аяз, иртәләребез кояшлы, өстәлләребездә сый-нигъмәт, нинди генә уенчыклар белән уйнамыйбыз. Әти-әниебез, туганнарыбыз янәшәсендә рәхәт тормышта яшибез. Илебезнең матур киләчәге өчен гомерләрен биргән, фронтта һәм тылда зур батырлыклар күрсәткән бабайларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. Сугышта башыннан ахырына кадәр катнашкан дәү бабам турында әнием менә нәрсәләр сөйләде....

Без бик бәхетле балалар. Күгебез аяз, иртәләребез кояшлы, өстәлләребездә сый-нигъмәт, нинди генә уенчыклар белән уйнамыйбыз. Әти-әниебез, туганнарыбыз янәшәсендә рәхәт тормышта яшибез. Илебезнең матур киләчәге өчен гомерләрен биргән, фронтта һәм тылда зур батырлыклар күрсәткән бабайларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. Сугышта башыннан ахырына кадәр катнашкан дәү бабам турында әнием менә нәрсәләр сөйләде.

Дәү бабам, Сираҗиев Хәнәф Җамали улы, 1926 нчы елның 20 нче гыйнварында өченче бала булып дөньяга килә. Аңа 3 яшь булганда әтисе үлеп китә. Дәү бабам 16 яшендә сугышка алына. Полтава өлкәсенең Кунгор шәһәрендә өйрәнү узганнан соң сугышка керә. Варшаваны, Германиянең Бранденбург провинциясен алуда, Берлин шәһәренең көньяк-көнчыгышын немец солдатларыннан азат итүдәге батырлыклары өчен, Сталинның "Рәхмәт хаты", "За отвагу" медале белән бүләкләнә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен дәү бабамның 20дән артык орден һәм медальләре, рәхмәт хатлары бар. Мактау язуларын бабаем бик кадерләп саклаган. Әледән-әле аларга карап, сугыш хатирәләрен әниемә сөйләгән. Зур җиңүләр яулап, туган авылыбызга кайткач, аңа Рәшидә әбием белән бәхетле тормыш кичеререгә насыйп була, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Җиңүнең 58 еллыгын каршылап, 77 яшендә дәү бабам якты дөньядан китә. Шундый дәү бабам булу белән мин бик горурланам.

Зәринә ХӘЙРЕТДИНОВА,

Олы Мәңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең Югары Сәрдә филиалының 3 сыйныф укучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев