Әтнә ветстанциясе – беренче
Әтнәнең баш мал табибы Рөстәм Һашимовтан алган хәбәрләргә караганда, районыбыз ветстанциясе территориясе Татарстандагы ветеринария берләшмәләре арасында иң төзеге һәм матуры дип табылган. Ел саен "Благоустройство территории"гә "Ветеринария көне"ндә нәтиҗә ясала. Күз алдында, быел Әтнә ветстанциясе зур үзгәрешләр кичерде, территориядә фонтанга кадәр бар. Бу хакта Әтнә ветстанциясе базасында республика семинары узганда...
Әтнәнең баш мал табибы Рөстәм Һашимовтан алган хәбәрләргә караганда, районыбыз ветстанциясе территориясе Татарстандагы ветеринария берләшмәләре арасында иң төзеге һәм матуры дип табылган. Ел саен "Благоустройство территории"гә "Ветеринария көне"ндә нәтиҗә ясала. Күз алдында, быел Әтнә ветстанциясе зур үзгәрешләр кичерде, территориядә фонтанга кадәр бар. Бу хакта Әтнә ветстанциясе базасында республика семинары узганда да сөйләшү булды. Семинарга килүчеләр һәм кунаклар ихлас сокландылар. Ә бәйге нәтиҗәләренә килсәк, район ветстанциясе грамота һәм кубоктан тыш, махсус бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев