Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтеләчәк

Юристларга сораулар булса 30 июнь көнне Россия буенча чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне уза. Ул " Россия юристлар ассоцияциясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителде. Татарстанда халыкка бушлай юридик ярдәм Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә,"Бердәм Россия" партиясе председателенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Иҗтимагый палатасының...

Юристларга сораулар булса

30 июнь көнне Россия буенча чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне уза. Ул " Россия юристлар ассоцияциясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителде. Татарстанда халыкка бушлай юридик ярдәм Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә,"Бердәм Россия" партиясе председателенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясенең район бүлекләрендә, шулай ук Россия юристлар АссоциациясенеңТатарстан бүлегенә караган Казан, Әлмәт, Бөгелмә һәм тагын 56 пунктта урнашкан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә күрсәтеләчәк. Казанда 9.00 дән 17.00 гә кадәр, башка район һәм шәһәрләрдә 8.00 дән 16.00гә кадәр барачак. Дежурлык графигы, шулай ук кабул итү пунктларының һәм бушлай консультация бирү үзәкләренең адреслары, телефон номерлары турындагы мәгълүматны 23 июньнән соң Россия юристлар Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенең alrf16.ru сайтына кереп карап булачак. Белешмәләр өчен телефон :(843) 272-45-45

Әтнәдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү 30 июнь көнне "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексының икенче этажында көн дәвамында узачак.

Россия юристлар Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев