Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кар нормадан артык

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә башланган һәм хәзер дә ява торган юеш кар 24 март иртәсенә кадәр дәвам итә. Алдагы түлекләрдә Казанда явым-төшемнең айлык нормасының яртысыннан артыгы явар дип фаразлана. Бу хакта идарәдә метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина сөйләгән. "Мартның беренче яртысындагы аномаль җылылардан...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә башланган һәм хәзер дә ява торган юеш кар 24 март иртәсенә кадәр дәвам итә. Алдагы түлекләрдә Казанда явым-төшемнең айлык нормасының яртысыннан артыгы явар дип фаразлана. Бу хакта идарәдә метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина сөйләгән. "Мартның беренче яртысындагы аномаль җылылардан соң, һава торышы янә кышкы сценарий буенча үзгәрә башлады. Башта сизелерлек суытты. Ә хәзер Кара һәм Урта диңгез тирәсеннән көньяк-көнбатыш циклон чыгу, аларның фронталь бүлекләре узу сәбәпле кар, юеш кар күзәтелә, температура акрынлап нульгә якынлаша", - дигән ул. Узган төндә 5-7 мм кар яуган. Көн дәвамында республика буенча һәм Казанда урыны белән шулай ук көчле кар көтелә. Мондый көчле кар республика һәм Казанда алдагы төндә дә сакланачак, дип хәбәр итте метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы. 23 марттан алып 24 март төнендә Казанда якынча 15 мм кар явачак. Бу -айлык норманың яртысыннан артыгы дигән сүз. Алдагы төндә Татарстанда 0-5 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак. 25 мартта һава температурамы төнлә - 2-7, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкынайта. Көндез - 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булыр, дип көтелә. Шимбә, 26 мартта, төнлә - 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көндез - 2-7 градус җылы булачак. Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев