Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә күгәрченнәр очты

Олы Әтнә мәктәбендә Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан махсус акция уздырдылар. Исаак Дунаевскийның "Очыгыз күгәрченнәр, очыгыз" җыры астында күккә күгәрчен рәсемнәре беркетелгән шарлар очырдылар. Мәктәп директоры урынбасары Динә Галиуллина сүзләренә караганда, бу чара Ерак һәм Якын чит илләрдә дә бер үк вакытта башкарыла. Күгәрченнәрнең канатларына тынычлык хакына корбан булган әби-бабай, якыннарның...

Олы Әтнә мәктәбендә Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан махсус акция уздырдылар. Исаак Дунаевскийның "Очыгыз күгәрченнәр, очыгыз" җыры астында күккә күгәрчен рәсемнәре беркетелгән шарлар очырдылар.

Мәктәп директоры урынбасары Динә Галиуллина сүзләренә караганда, бу чара Ерак һәм Якын чит илләрдә дә бер үк вакытта башкарыла. Күгәрченнәрнең канатларына тынычлык хакына корбан булган әби-бабай, якыннарның исем-фамилияләре язылган.

- Бу акция тынычлыкка өнди. Укучы балаларда патриотлык хисен арттыра, ул - бәхетле тормыш билгесе. Дөньяда күз яшьләре таммасын, әби-бабайларыбыз, якын туганнарыбыз рухы шат булсын иде, - диде директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев