Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең һәр атнасы бәйгегә бай

Олы Әтнә мәктәбе мәш килеп тора. Мәктәпнең ирешкән уңышлары, бүгенге мәшәкатьләре белән директор урынбасары Динә Галиуллина таныштырды. Мәктәптә "Язгы шәфкатьлелек" атнасы узган. Аны бик күңелле итеп укытучылар Галия Минһаҗева, Ирек Дәминов һәм Розалия Хөсәенова ачкан. Атналык кысаларында логотиплар конкурсы уздырганнар, IX А сыйныфы укучысы Рәдис Хәбибуллинның эше конкурсның республика этабына...

Олы Әтнә мәктәбе мәш килеп тора. Мәктәпнең ирешкән уңышлары, бүгенге мәшәкатьләре белән директор урынбасары Динә Галиуллина таныштырды. Мәктәптә "Язгы шәфкатьлелек" атнасы узган. Аны бик күңелле итеп укытучылар Галия Минһаҗева, Ирек Дәминов һәм Розалия Хөсәенова ачкан. Атналык кысаларында логотиплар конкурсы уздырганнар, IX А сыйныфы укучысы Рәдис Хәбибуллинның эше конкурсның республика этабына ук үткән. "Дуслык" дәресләре сокландыргыч булган: әйтик, "Георгий тасмасы", "Доброе слово и кошке приятно" акцияләрен укучылар бик яратып кабул иткәннәр. Коридордагы төрле язмалар сырланган зур "сердечко"ларга игътибар иттем. Балаңның уй-фикерләрен беләсең килсә, шундагы теләкләрне укы икән - улымның изге сүзләрен күреп куандым. Монда һәр укучы язган: "Кадерле мәктәбемә...", "Хөрмәтле укытучыма...", "Яраткан сыйныфташыма...", "Тәмле ашлар өчен пешекче апаларга...", "Иң яхшы китаплар укыткан Розалия апага..." матур сүзләрне, изге теләкләрне кызганмаганнар. Аерым өстәлләргә, тәрәзә төпләренә тезелгән фотографияләргә игътибар иттем. Алары - "Моя семья - семейные ценности отраженные в фотографии" акциясе нәтиҗәләре икән. Бик матур күренеш. Янә бер акция "Ветеранга минем бүләк" дип аталган. Һәр сыйныфта әзерләнгәннең иң матурын ветераннарга бүләк иткәннәр. Соңыннан "Добрые итоги" ясарга уйлыйлар. Һава торышы мөмкинлек бирсә, атналыкны махсус әзерләгән флешмоб белән тәмамларга ниятлиләр. Ә менә "Татар теле" атналыгын "Язлар белән Тукай кайта" иселе әдәби-музыкаль кичә белән ачканнар. Монда шигырь һәм шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарганнар, видеофрагментлар күрсәткәннәр. "Җиңү алып килде язлар" исемле рәсемнәр бәйгесе әле дә дәвам итә. Кыскасы, мәктәптә һәр атна төрле бәйгеләргә гаять бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев