Әтнәдә – Соңгы вальс
Хушлашабыз инде мәктәп белән, Искә алып һәрбер минутны. Бүләк итеп сезгә истәлеккә Биик әле соңгы вальсны. Йөрәкләрне тибрәндереп уза Кыңгырауның соңгы чыңлавы. Күңелләрдә мәңге сакланыр ул Кыңгыраулы мәктәп еллары. Йөзләребез балкып елмайса да, Күңелләрдә никтер моңсулык. Соңгы чыңлау, безнең соңгы бию Булсын иде истә калырлык. Сагынышып бер кайтырбыз әле, Очрашырбыз...
Хушлашабыз инде мәктәп белән,
Искә алып һәрбер минутны.
Бүләк итеп сезгә истәлеккә
Биик әле соңгы вальсны.
Йөрәкләрне тибрәндереп уза
Кыңгырауның соңгы чыңлавы.
Күңелләрдә мәңге сакланыр ул
Кыңгыраулы мәктәп еллары.
Йөзләребез балкып елмайса да,
Күңелләрдә никтер моңсулык.
Соңгы чыңлау, безнең соңгы бию
Булсын иде истә калырлык.
Сагынышып бер кайтырбыз әле,
Очрашырбыз туган мәктәптә.
Мөгаллимнәребез, дусларыбыз,
Без калырбыз изге теләктә.
Энҗе Хөсәенова,
Бактачы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев