Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә спортта уңышларга ирешкән укучыларны бүләкләделәр

Үзебезнекеләр Уку елы барышында спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны, аларның тренерларын, физкультура укытучыларын зурлап искә алып, бүләкләп китү тантанасы быел районыбызда икенче тапкыр үткәрелде. Спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин инициативасы белән башланып киткән әлеге чара матур традициягә әйләнеп бара. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә "Ашыт" спорт һәм мәдәният...

Үзебезнекеләр

Уку елы барышында спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны, аларның тренерларын, физкультура укытучыларын зурлап искә алып, бүләкләп китү тантанасы быел районыбызда икенче тапкыр үткәрелде.

Спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин инициативасы белән башланып киткән әлеге чара матур традициягә әйләнеп бара. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында ул быел да зурлап узды.

Бәйрәмгә укучылар белән беррәттән мәктәпләр арасында узучы Спатакиада кысаларында югары күрсәткечләргә ирешкән техникум һәм мәктәп җитәкчеләре дә катнашты. Чараны спорт мәктәбе директоры урынбасары Зөләйха Сабирова һәм методист Сылу Зарипова рус һәм татар телләрендә алып барды. Моның үз сәбәбе дә бар. Тантананың хөрмәтле кунаклары - Татарстанда юниорлар арасында фигуралы шуу буенча өч тапкыр чемпион булган Әдилә Шәрәфиева, милли көрәш буенча 5 тапкыр Татарстан, 4 тапкыр Россия чемпионы, спорт остасы Илшат Идиятов һәм Татарстанның сноуборд командасы чемпионы, "Дистанция" батут паркын оештыручы Данил Баһаутдинов та биредә иде.

Бәйрәм район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова ачып җибәрде. Котлау сүзләрен район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Закирова дәвам итте. Спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин , Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев белән берлектә тренерларга ихлас рәхмәтләрен әйтеп, дипломнар һәм бүләкләр тапшырып узды. Шахмат буенча икенче олылар разрядына ия, республика күләмендә призлы урыннар яулап килгән район горурлыгы булган Азалия Мифтахова белән Самат Шәрәфиевлар беренчеләрдә булып сәхнәгә чакырылды. Алар белән бергә спорт мәктәбе исемннән чыгыш ясаучы шахмат, футбол, волейбол, көрәш , бадминтон, хоккей командасына кергән егет- кызларга да бүләкләр тапшырылды. Әйтергә кирәк, алар арасында теренерлар Альфред Ваһапов һәм Илдар Әхмәтов җитәкчелегендә 2004- 2005 елгылар арасында республика беренчелегендә чыгыш ясап, дүртенче, Теләче районы беренчелегенә узган ярышларда катнашып беренчелекне алган егетләр, 2001-2002 елгы яшүсмер кызлар арасында Арчада ачык турнирда катнашып икенче урын алган кызлар дә бар иде. Ә аларның иң зур уңышлары дип 2001 - 2002 елгы егетләрнең республика күләм узган Спартакиадада 26 район арасында 5 урынга лаек булудыр. Монда шулай ук тренер Нәкыйп Мәгъсүмовның да өлеше бик зур. Шулар белән беррәттән спорт мәктәбе тарафыннан уздырылган Спартакиада уеннарында да актив катнашып, урыннар яулаган мәктәп укучыларына да бүләкләр тапшырылды.

Тантананаың зур әһәмияткә лаек мизгелләренең берсе - Спартакиада кысаларында җиңүче мәктәпләргә сертификат тапшыру минутлары якынлашты. Беренче урынга Күңгәр мәктәбе лаек дип табылды. Аларга спорт мәктәбеннән 12 меңлек сертификат бүләк итеп тапшырылды. Икедә - Олы Әтнә, өчтә - Түбән Көек мәктәпләре калды. Сүзне Күңгәр мәктәбе директоры Наил Габидуллин алды. " Узган ел шушындый чарада киләсе елга беренче урын безнеке булыр дип ашандырган идем. Нәтиҗәсе - күз алдыгызда. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Кайсы авылда ике спорт залы бар? Күңгәрдә генә: берсе - мәктәптә, икенчесе - мәдәният йортында. Спорт базабыз күпкә яхшырды. Яңа футбол мәйданчыгы төзелеп килә. Шуның белән бергә укучыларда да, әти- әниләр тарафыннан да спорт игътибар сихзелерлек артты. Бу бәйрәмне оештыручыларга да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Иң көчлеләр генә җиңүгә лаек", - диде ул.

Килгән кунаклар белән аралашу да залдагылар өчен бик кызыклы булгандыр дип уйлыйм. Һәркайсы үзенең спорт белән шөгыльләнә башлау тарихын сөйләп уздылар, алдан әзерләнгән сорауларга да бик тулы җаваплар алынды. Шунысы куанычлы, кунаклар арасыннан Адилә Шәрәфиеваны зур горурлык белән якташыбыз дияргә хакыбыз бар. Аның әнисе Олы Әтнәдә туып үссә, әтисе Иске Йогып авылыннан. Илшат Хидиятов та күрше Арча районында туып үскән. " 9 яшемдә сабантуенда абыйларның, бабайларның көрәшкәнен күреп , кызыктым. Әти- әни башта каршы булсалар да, соңыннан ризалашмый хәлоләре булмады", - дип сөйләде ул. Югары Осланда туып үскән Данил Баһаутдиновның исә хыялы - татарча сөйләшергә өйрәнү. "Авылда туып-үссәм дә, ни кызганыч, татарча сөйләшергә өйрәнә алмадым. Моңа авыл халкының башлыча рус милләтеннән булуы да йогынты ясагандыр , күрәсең. Сноуборд белән кечкенәдән җенләндем. Тик аны сатып алырга акча юк иде. Аптырагач, әти белән бергәләп беренче сноубордны агачтан эшләдек", - дип искә алды. Аларның һәркайсы укучыларга да зур уңышларга ирешүләрен теләде, спорт белән шөгыльләнүне беркайчан да ташламаска киңәш итте.

Тантана акрынлап ахырына якынлашты. Ел буенча спорт белән шөгыльләнгән, тырыш, зур ихтыяр көченә ия бу балалар да, аларны өйрәткән спорт мәктәбе тренерлары да , һичшиксез, мондый хөрмәткә лаек. Бу алар өчен киләчәктә дә җиңүгә зур этәргеч булып тора. Бу әле башы гына. Ышанам, Әтнә спорт мәктәбенә йөрүче егет - кызларның исемнәре республиканың спорт күгендә якты йолдыз булып балкыр көннәр - зур җиңүләр алда әле.

Спорт мәктәбе һәм Яшьләр эше һәм спорт бүлеге әлеге чараны үткәрүдә рухи һәм матди ярдәм күрсәткән күмәк хуҗалык рәисләренә,эшмәкәрләр - Абдуллаҗанов һәм Гыйләҗевларга,Хәлил Хабибуллинга, Раушан Миллиҗановка, "Кала Тау" комплексы хуҗасы Ләйсән Әхәт кызына олы рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев