Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Тоннель" узды

ЮХИДИ яңалыгы Аның барышында дүрт йөртүче - страховкасыз йөргән өчен, икесе - куркнычсызлык каешын такмау сәбәпле, берәр - пычрак номер, техник яктан төзексез машинада йөргән һәм баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылды. "Язгы каникуллар " профилактик чарасына да йомгак ясалды. Аның барышында 10 йөртүчегә куркнычсызылык каешларын такмау сәбәпле,...

ЮХИДИ яңалыгы

Аның барышында дүрт йөртүче - страховкасыз йөргән өчен, икесе - куркнычсызлык каешын такмау сәбәпле, берәр - пычрак номер, техник яктан төзексез машинада йөргән һәм баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылды.

"Язгы каникуллар " профилактик чарасына да йомгак ясалды. Аның барышында 10 йөртүчегә куркнычсызылык каешларын такмау сәбәпле, икесенә - махсус креслосыз бала йөрткән өчен җавап бирәчәк.

Ике җәяүлегә дә штраф түләргә туры киләчәк. 15 яшүсмергә махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләренә җибәрелде.

Шул ук вакытта, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов законга үзгәрешләр кертелү турында да хәбәр итә. Әлеге үзгәрешләр транспорт чарасында яктылык кайтаргыч жилет булу кирәклегенә кагыла. Бу бигрәк тә торак пунктларыннан читтә һәм тәүлекнең караңгы вакытында йөргәндә мөһим. Жилет булмаган очракта 500 сум күләмендә штраф каралган. Шулай ук электрон рассылка һәм штрафларны вакытында түләүгә дә игътибарны киметмәсәк идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев