Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ветеран волейболчылар очрашты

40 яшьтән югары ветеран волейболчылар арасында араларыннан вакытсыз киткән волейболчылар истәлегенә турнир булып узды. Әлеге турнир абыйлы-энеле Рафис һәм Илнур Гыйлаҗевлар, Таһир Нәҗмиев тәкъдиме белән оештырылды. Күәм, Бәрәскә, Яңа Шашы, Әтнә волейболчылары арасындагы уеннар бик матур, киеренке булды. Моннан тыш, җанатар буларак катнашкан, ветеран волейболчы Данил Сәләхетдинов, уенчылар арасында үзенең...

40 яшьтән югары ветеран волейболчылар арасында араларыннан вакытсыз киткән волейболчылар истәлегенә турнир булып узды. Әлеге турнир абыйлы-энеле Рафис һәм Илнур Гыйлаҗевлар, Таһир Нәҗмиев тәкъдиме белән оештырылды. Күәм, Бәрәскә, Яңа Шашы, Әтнә волейболчылары арасындагы уеннар бик матур, киеренке булды. Моннан тыш, җанатар буларак катнашкан, ветеран волейболчы Данил Сәләхетдинов, уенчылар арасында үзенең укучылары булуына шатланып утырды.

Ветеран волейболчылар арасында иң өлкән яшьтәге уенчылар Илдар Һашимов белән Марс Шакиров иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев