Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ятимнәрне хөрмәтләделәр

Яшькә манчылган бәйрәм Апрель ахыры. Иртәнге сәгать 10. Олы Мәңгәр мәдәният йорты язгы кояшка чыккан умарта кортларыдай гөжләп тора. Биредә бүген сугыш чоры балалары олы кунак. Дәһшәтле елларга сабый чагын корбан итеп биргән, күбесе сугыштан кайтмый калган әти-әниләрен көтеп дәүәти, дәүәни булганнарның йөзләрендә нур - шатлык балкый. Үзем дә сугыш...

Яшькә манчылган бәйрәм

Апрель ахыры. Иртәнге сәгать 10. Олы Мәңгәр мәдәният йорты язгы кояшка чыккан умарта кортларыдай гөжләп тора. Биредә бүген сугыш чоры балалары олы кунак.

Дәһшәтле елларга сабый чагын корбан итеп биргән, күбесе сугыштан кайтмый калган әти-әниләрен көтеп дәүәти, дәүәни булганнарның йөзләрендә нур - шатлык балкый. Үзем дә сугыш чоры баласы буларак, бу көнне сугыштан кайтмаган әтием белән очрашкан кебек булдым.

"Сугыш урлаган балачак" исеме астында мондый очрашу районда беренче тапкыр оештырылды. Әлеге кичәне оештырган "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгын матур гына итеп җитәкләп барган Айдар Шәрипов, җирле үзидарә рәисе Вазыйх Хисматуллин, ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова, шулай ук авыл советында эшләүче Гөлназ Мусина, Фәһимә Әхмәтова, Рәмзия Сабирова, мәдәният хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова, Илнур Шакиров, Лилия Ибраһимова, Вәсилә Җаббароваларга, безне тәмле пылаулар белән сыйлаучы Рәмзия Сибгатуллинага ихтирамыбыз зурдан.Үз эшенең остасы булган Олы Мәңгәр китапханәчесе Гөлшат Гарифҗанованың да бу бәйрәмне оештыруга зур көче кергән. Аның Гөлназ Мусина белән берлектә әзерләнгән сугыш чоры хатирәләренә багышланган, шулай ук сугыш елларында авылыбыз җылы куенына кабул итеп алган латыш балалары язмышын чагылдырган презентацияләрне дә күз яшьләре аша карадык. Кичәнең истәлеге итеп һәрберебезгә "Олы Мәңгәр тарихы" китабын бүләк итеп өләштеләр. Шулай ук һәрберебезнең күкрәгенә Георгий ленталарын тагып чыктылар.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгән шушы көннәрдә без ятимнәргә мондый матур бәйрәм бүләк итүчеләрнең һәркайсына бары уңышлар юлдаш булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев