Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әтнәдәге бәхетле картлык

Без, өлкәннәр 1 октябрь бәйрәмен ел да сагынып көтеп алабыз. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, ел да зурлап уздыралар бу мәрхәмәтле көзге бәйрәмне. Быел да бүлдәкне мулдан әзерләгәннәр, бик күңелле итеп өләшеп тә чыктылар. Клубта чәй янында күңел ачу да булды өлкәннәр катнашында. Авыл җирлеге җитәкчесе Хәмит Гәрәев кунакларны бәйрәм белән котлап, бәхетле...

Без, өлкәннәр 1 октябрь бәйрәмен ел да сагынып көтеп алабыз. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, ел да зурлап уздыралар бу мәрхәмәтле көзге бәйрәмне. Быел да бүлдәкне мулдан әзерләгәннәр, бик күңелле итеп өләшеп тә чыктылар. Клубта чәй янында күңел ачу да булды өлкәннәр катнашында. Авыл җирлеге җитәкчесе Хәмит Гәрәев кунакларны бәйрәм белән котлап, бәхетле картлык теләде. Раилә, Миләүшә, Диләрә "Һәр мизгелнең үз кадере бар" исеме астында, үзешчәннәр катнашында бик матур концерт әзерләгәннәр. Фидаил Кадимов урамда самовар белән чәй кайнатып алып керде. Бик күңелле узды "Өлкәннәр бәйрәме".

Шөкер, мул тормышта яшибез. Терлек асрасак - иркенлек,күмәк хуҗалыгыбыз җитәрлек икмәген, саламын бирә. Эшләгән кешегә эш бар. Яңача итеп бик зур сыерлар торагы төзелде Күлле Кимедә. Авылыбыз савымчылары да эшсез калмадылар. Вахта белән йөреп ике сменада комплекста эшлиләр. Авылдагы терлекчеләр дә эшсез түгел, таналар тәрбиялиләр. Элекке өлкәннәрне жәллим. Бу хөрмәтле рәхәтне күрмәделәр шул. Дөньялар тыныч булсын, күгебез аяз булсын, шушы мул тормышта яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев