Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр фитофторага каршы көрәшнең җайлы ысулларын кулланалар

Гадәттә, фитофторага каршы химик препаратлар кулланалар. Үзең биофунгицид әзерләп сибү күпкә отышлырак. Социаль челтәрдә - "Дачные советы" менә шундый киңәш бирә. Беренче ысул. 5 литр суга 1 аш кашыгы сода, 3 аш кашыгы үсемлек мае һәм 1 чәй кашыгы сыек сабын салып болгатыгыз. Үсемлекне сиптергеч аша бөркергә кирәк. Икенче ысул....

Гадәттә, фитофторага каршы химик препаратлар кулланалар. Үзең биофунгицид әзерләп сибү күпкә отышлырак. Социаль челтәрдә - "Дачные советы" менә шундый киңәш бирә.

Беренче ысул.

5 литр суга 1 аш кашыгы сода, 3 аш кашыгы үсемлек мае һәм 1 чәй кашыгы сыек сабын салып болгатыгыз. Үсемлекне сиптергеч аша бөркергә кирәк.

Икенче ысул.

Ярты литр суга 1 литр ысул (чыршы, нарат), 30 грамм кер сабыны кирәк.

Ылысны 5 минут кайнатып, суытыгыз һәм марля аша сөзегез. 1:5 пропорциядә су белән болгатып, сабын өстәгез.

Өченче ысул.

10 литр суга 1 литр яңа сыер тизәге кушып болгатыгыз һәм себерке белән сибегез.

Дүртенче ысул.

3 литр су, 1 килограмм кычыткан, 30 грамм кер сабыны кирәк. Суга вакланган кычыткан салып, бер тәүлек төнәтергә, сөзеп, кер сабыны өстәргә һәм сибәргә.

Бишенче ысул.

200 грамм суга шулкадәр үк сарымсак, 20 грамм йод һәм 30 грамм кер сабыны кушып сибегез.

Башта сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 3 көн буе шул 200 грамм суда төнәтегез. Аннан соң сөзеп, 10 литр суга кушыгыз, йод һәм сабын өстәгез.

Алтынчы ысул.

2 литр сөт яки ачыган сөткә 1 стакан шикәр комы һәм 10 литр су кирәк.

Җиденче ысул.

3 литр суга ярты килограмм көл салып, 30 минут кайнатыгыз. Суынгач, 10 литр суга кушып, 30 грамм кер сабыны өстәгез һәм сибегез.

Иң мөһиме:

  • Үсемлкләрне артык куе утыртмагыз!

  • Төбен коры салам белән мүлчәләгез!

  • Ике атна саен шушы эремәләрнең берәрсе белән эшкәртегез, ә яңгырлар еш яуса, атнага 1-2 тапкыр да ярый. Бик иртә яки соң кичтә сиптерү кирәк, моннан тыш, тамырларына да шушы эремәне кертергә кирәк.

  • Җиргә тиеп торучы яфракларны өзеп алыгыз - әмма барысын да берьюлы түгел. Югыйсә, киресенчә, үсемлеккә зыян киләчәк.

  • Суны үсемлекнең төбенә генә сибегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев