Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашты

Исмәгыйль абый, урының оҗмахның түрендә булсын Кайгыларны кем үлчәгән, упкыннарга тиң яра, Исәннәрне зар елатып, тиңсезләр китеп бара... Кадерлеләр китә, затлылар китә, бөекләр китә... Әтнәнең тагын бер тиңсез улы- Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиевнең йөрәге тибүдән туктады. Ә якты истәлеге әле якташлары, авылдашлары, дуслары, шәкертләре күңелендә озак еллар яшәр... Хатирәләр күңелне...

Исмәгыйль абый, урының оҗмахның түрендә булсын

Кайгыларны кем үлчәгән, упкыннарга тиң яра,

Исәннәрне зар елатып, тиңсезләр китеп бара...

Кадерлеләр китә, затлылар китә, бөекләр китә...

Әтнәнең тагын бер тиңсез улы- Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиевнең йөрәге тибүдән туктады. Ә якты истәлеге әле якташлары, авылдашлары, дуслары, шәкертләре күңелендә озак еллар яшәр... Хатирәләр күңелне меңгә телә. Дөнья куып, замананың мең мәшәкатьләрен хәл итә торгач, аралашырга вакыт та калмый.

Мин Исмәгыйль абыйның меңнән бер шәкерте идем. Исмәгыйль Шәрәфиев безнең "Әтнә таңы" газетасы белән дә турыдан-туры бәйле иде. Районыбыз оешып, азрак аякка баскач, халык үз гәҗитен чыгаруны сорап район башлыгына килә. Килә, тик тордым да чыгардым гына түгел шул. Редакторы кирәк, бинасы, мең мәшәкате бар икән газетның... Табалар мөхәррирне, тик махсус белеме юк. Кемнән киңәш сорыйсы, кемгә барып егыласы... Билгеле инде үзебездән чыккан белгечләр барлана. Барлана, тик берсе дә буш җирдә эшләргә риза түгел. Ә Олы Әтнә егете, "Татарстан яшьләре" газетасы редакторы Исмәгыйль Шәрәфиев килеп туган хәлне аңлап, ярдәм кулын сузып, район газетасының беренче санын чыгаруны үз кулына ала. Җитәкчесен хөрмәт иткән коллектив теләп алына бу эшкә. Кайталар, өйрәнәләр, язалар, кулдан-кулга алып укыла торган беренче сан чыга...

Ә мин, Сүрия Мингатина, "Әтнә таңы"ның икенче санын чыгарырга кайтып, шул көннән газетабыз редакциясендә эшли башладым. Исмәгыйль абыйның хәер-фатихасы белән башланган эшне дәвам иттек. Авыр вакытларыбыз күп булды, Исмәгыйль абый киңәшләреннән ташламады. Борчымаска тырыша идек, ә ул читтән генә безне күзәтте. Газетабыз белән вакыты булганда танышып барды. Очрашырга да вакыт тапты. Кырыс, гадел кеше иде. Шәкертләрен өйрәтә белә иде. Күп сөйләшмәде, саллы фикерләрен кызганмады. Шелтәсен дә җайлап җиткерә белде... Гадел иде, яхшылыкны күп эшләде... эшләгән коллективына җил-яңгыр тидермәде.

Шуңадыр изге айда, Ураза гаете алдыннан китеп барды....

Исмәгыйль Сәлмән улының бүгенге көндә Олы Әтнәдә бертуганнары юк, ул яшәгән нигездә, Олы Әтнәнең Пушкин урамындагы йортта да башка гаилә тора. Тик Исмәгыйль Шәрәфиевның туганнан туганнары, дуслары, сабакташлары, аны белүчеләр, хөрмәт итүчеләр аз түгел. Аның Олы Әтнә мәктәбендә ун ел бергә укыган сабакташлары бар, дуслары бар...

Әтнәдә бүген кайгы көне, Әтнә бүген иртәдән үзенең тиңсез улын җирләргә хәзерләнде...

Әбисе белән әнисенен кабер ташлары

Аллага шөкер, олылап озата алдык. Фотолар әнә шул хакта сөйли. Кабер казырга Исмәгыйль Сәлмән улының туганнары, сабакташлары, дуслары килгән иде.

Исмәгыйль Шәрәфиевнең җәсәде Олы Әтнә зиратында, үзенең теләген истә тотып, әнисе Дания белән, әбисенең кабере янәшәсендә җирләнде.

Рамазан аеның соңгы көннәрендә, Кадер кичендә, пәнҗешәмбе көн вафат булып, җомга көн өйлә намазына кадәр җиргә иңдерелде ул. Юлдан каршы алып, җиргә куеп укый башлауга яңгыр сибәләде. Олылар монысын да яхшыга юрады. "Изге җандыр..." - менә шул сүзләре бигрәк күңелгә ятты. Амиин, берүк шулай була күрсен...Бергә эшләгән хезмәттәшләре дә шул фикерне әйттеләр...

Кайтучылар арасында мөхтәрәм затлар да бар иде...

Без "Әтнә таңы" газетасы коллективы, Исмәгыйль Шәрәфиевнең озак авырудан соң вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев