Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, изге айга аяк басабыз

Әссәләмәгаләйкүм, хөрмәтле дин-кардәшләр! 27 май көнне Аллаһның кодрәте белән Рамазан аена аяк басабыз. Бу изге айны исән-сау хәлдә, сәламәт акыл белән каршы алып, һәр мөселман кешесенә Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотарга насыйп әйләсә иде. Рамазан аенда дин тотучы кардәшләр тәүлекнең якты вакытында ашау, эчү һәм күңел ачулардан тыелып торалар, ризыкны...

Әссәләмәгаләйкүм, хөрмәтле дин-кардәшләр! 27 май көнне Аллаһның кодрәте белән Рамазан аена аяк басабыз.

Бу изге айны исән-сау хәлдә, сәламәт акыл белән каршы алып, һәр мөселман кешесенә Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотарга насыйп әйләсә иде.

Рамазан аенда дин тотучы кардәшләр тәүлекнең якты вакытында ашау, эчү һәм күңел ачулардан тыелып торалар, ризыкны кояш баегач кына кабул итәләр.

Әлеге айда калебендә Аллаһка якынаю, гафу үтенү теләге булучылар өзелеп көтәләр. Рамазан гафу үтенү һәм кичерү, үзара ярдәмләшү, җитенкелек ае, бу айда Аллаһка сыенучыга башка айлардагыдан да күбрәк савап бирелә.

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең Казыйлар һәм Голәмаләр советлары карары нигезендә изге Рамазан аеның беренче көне 27 майга туры килә. Мәчетләрдә беренче тәравихны 26 май көнне кыларга кирәк. 25 июнь - Ураза бәйрәме булачак.

Быел Рамазан аенда сәдака күләмнәре тәбәндәгечә итеп билгеләнә: фидия - 200 сум, алтын буенча нисаб 198000 сум тәшкил итә. Фитыр сәдакасы өчен нисаб күләме көмеш исәбеннән 18200 сум була. Фитыр сәдакасы (фитыр зәкәте) арпа исәбеннән - 100 сум, йөзем исәбе буенча - 600 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев