Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Рәшидә абыстай Исхакыйны соңгы юлга озаттылар

Җеназа намазына кадәр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын уздырды. Рәшидә абыстайның улы Госман хәзрәт Исхакый хөтбә белән вәгазьне укыды. Аннары барча мөселманнар бергәләп Рәшидә абыстай рухына дога кылдылар, җеназа намазын укыдылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте. Мөхтәрәм абыстай белән хушлашырга аның балалары, туганнары, чордашлары, күп...

Җеназа намазына кадәр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын уздырды.

Рәшидә абыстайның улы Госман хәзрәт Исхакый хөтбә белән вәгазьне укыды.

Аннары барча мөселманнар бергәләп Рәшидә абыстай рухына дога кылдылар, җеназа намазын укыдылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте.

Мөхтәрәм абыстай белән хушлашырга аның балалары, туганнары, чордашлары, күп сандагы шәкертләре, Казан имамнары, район мөхтәсибләре, җәмәгать эшлеклеләре, бистә халкы җыелды. Остазбикәне соңгы юлга озатырга килгәннәр мәчеткә сыймадыТатарстан мөфтие Рәшидә абыстайның якыннарының кайгысын уртаклашты, җәмәгать белән аралашты. Мөфти: "Республикада, Россия төбәкләрендә Рәшидә абыстайны белмәгән кеше юк. Аның шәкертләре, ул нәсихәт итеп туры юлга күндергәннәр бик күп. Рәшидә абыстай динебез үссен, халык иманлы булсын өчен бик күп тырышлык куйган абыстай. Урыны оҗмахта булсын, Раббыбыз аның рухын шат кылсын", - дигән теләкләрен җиткерде.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев