Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр талпаннан сак булыгыз

Табигать һәм без Талпаннан сакланыгыз Туган якларыбызга кабат җылы язлар килә. Табигать яшәрә, матурлана. Урман,су тирәләренә чыгып утырып, тирә -ягыбызга сокланып, хозурланып утырыр вакытларга да күп калмый. Әмма шул ук вакытта бер уйламаган җирдән авырту эләктереп алырга да озак түгел. Талпан энцефалиты - әнә шундыйлардан. Әгәр шудый казага очрасаң нишләргә...

Табигать һәм без

Талпаннан сакланыгыз

Туган якларыбызга кабат җылы язлар килә. Табигать яшәрә, матурлана. Урман,су тирәләренә чыгып утырып, тирә -ягыбызга сокланып, хозурланып утырыр вакытларга да күп калмый. Әмма шул ук вакытта бер уйламаган җирдән авырту эләктереп алырга да озак түгел. Талпан энцефалиты - әнә шундыйлардан.

Әгәр шудый казага очрасаң нишләргә кирәк соң? Һәм гомумән нинди авырту ул? Шул хакта табиб эпедимиолог Азат Фердинант улы Гимадиев белән сөйләшәбез.

- Талпан энцефалиты - үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру. Авыруның инфекция чыганагы булып җәйге айларда талпан үрчегән урман массивлары санала.

Халыкны энцефалит вирусы белән зарарланудан саклау проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Шуңа күрә шәхси профилактика чараларын төгәл үтәү зур әһәмияткә ия. Талпаннар юкә, усак агачлары үскән, куе үлән каплаган катнаш урманнарны яраталар, күбрәк сукмак, юл кырыйларында тупланалар. Активлыклары тәүлек дәвамында үзгәреп тора, кояшлы аяз көннәрдә күтәрелә, көндезге эссе сәгатьләрдә кими. Талпан киемгә ябышканнан соң, тәннең капланмаган урынын эзләп өскә үрмәли. Шуңа күрә урман бете үтеп кермәслек итеп киенү мөһим. Урманга барганда өскә ачык төстәге кием кию яхшы. Анда талпан тиз күзгә ташлана. Аякка резин итек кияргә, күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Башны дүрт почмаклы яулык бәйләп саклыйлар.

Урманнан кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Өске киемне ишек алдында ук салып калдыралар. Гәүдәнең йон белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим.

Әгәр талпан тәнгә кадалып өлгергән булса,нишләргә?

- Бу очракта аны борыны өзелеп калмасын өчен саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Ул урынга 10 - 15 минутка нинди дә булса май сөртеп тотсаң, талпан җиңелрәк чыга. Моның өчен пинцет кулланалар һәм сак хәрәкәтләр белән як - якка каерып тартып чыгаралар. Борыны өзелеп калган очракта утта кыздырылган, яисә спиртта тотылган инә белән актарып алалар. Аннары ул урынга йод эремәсе, спирт, ислемай сөртәләр. Алынган талпанны яндырырга яисә дезинфекцияләүче эремәгә салырга кирәк. Кулны сабынлап юмыйча торып, бернинди очракта да күз, авыз- борын тирәсенә кагылырга ярамый.

Талпан тешләгән кешеләр барысы да медицина учереждениесенә килеп табибка күренергә тиеш. Шуннан соң кешенең сәламәтлеге 21 көн дәвамында күзәтү астында булырга тиеш. Җәмәгать саклану чаралары урман бетен агулау юлы белән бетерүгә юнәлдерелә.

Талпаннан ничек сакланырга була соң?

- Шәхси саклану чараларына талпанны куркыта торган репелентлар да керә. Һава шартларына һәм химик составларына карап , аларның тәэсир итү көче 2-3 сәгатьтән 10 - 15 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Урман бете шулай ук боррелиоз авыруын тарата. Боррелиоз терәк - хәрәкәт аппараты, йөрәк, нерв системасы, тире зарарлануы белән характерлы. Авыру кискен һәм озакка сузылган формада үтәргә мөмкин. Авыру талпан (урман бете) тешләгәндә, шулай ук кайнамаган кәҗә сөте кулланганда үтеп керә торган вирус аша тарала. Ел саен Русия дәвалау учреждениеләренә талпан кадалган 150 меңнән артык авыру мөрәҗәгать итә, әмма зыян күрүче ун кешенең берсе генә шифаханәгә баруны кирәк дип саный.

Талпан энцефалиты вирусы - ул табигый чыганаклы (аерым территорияләргә генә хас) үзәк нерв системасын зарарлаучы авыру. Талпан энцефалиты вирусы яз һәм җәй фасылларында күзәтелә. Әлеге авыруның төп таралу юлы талпан тешләүдән килеп чыга. Ул төрле сәбәпләр белән күчә. Табигатьтә инфекция резервуары һәм аны таратучылар булып искод талпаннары санала. Талпан энцефалитының башлану чоры бер көннән утыз көн аралыгында тирбәлеп, уртача 7 - 14 көн дәвам итә.

Талпан керде, без белмичә калдык , ди. Авыру ничек башланып китәргә мөмкин?

- Авыруның башлангыч чорында 1-2 көннән соң җиңелчә арганлык, көчсезлек, үз- үзеңне начар хис итү кебек билгеләр барлыкка килә. Кайвакытта муен һәм җилкә башларында , бил өлешендә җиңелчә авыртулар, тән ватылу, ою кебек хисләр барлыкка килергә мөмкин, баш авырта башлый.

Талпан энцефалиты вирусыннан саклану чарасы- куркыныч тудыручы төркемнәрне вакцинацияләү ( эндемик чыганакларда эшләүче аерым һөнәр кешеләре), яки моңа каршы иммуноглобин белән экстрен профилактикалау иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Прививка ясау курсын куркыныч территориягә керер алдыннан ике атна алдан тәмамларга кирәк.

Талпан кадалган очракта, квалификацияле медицина ярдәме алу өчен, якындагы профилакти - дәвалау медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хастаханәгә вакытында мөрәҗәгать итү мөһим роль уйный, чөнки талпан тешләгәннән соң, беренче имуноглобинны 4 көн эчендә кадарга кирәк. Узган 2015 елда, мәсәлән, Әтнә үзәк шифаханәсенә талпан тешләп 3 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларга вакытында авыруны булдырмый калу өчен иммуноглобин кадалган.

Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев