Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрне Фирая апа гаҗәпләндерә

Яшәешләре белән гаҗәпләндергән, сокландырган кешеләр була. Минем күршем Фирая апа әнә шундый. Фирая апа миңа һәрьяктан үрнәк булып тора, миңа гына да түгелдер дип беләм. Аларга кайчан гына керсәм дә, аның өендә һәрваккыт чиста, пөхтә. Ә өенең бизәге булып кояш кебек үзе елмаеп тора. Нинди генә борчуым, шатлыгым булса да,...

Яшәешләре белән гаҗәпләндергән, сокландырган кешеләр була. Минем күршем Фирая апа әнә шундый. Фирая апа миңа һәрьяктан үрнәк булып тора, миңа гына да түгелдер дип беләм. Аларга кайчан гына керсәм дә, аның өендә һәрваккыт чиста, пөхтә. Ә өенең бизәге булып кояш кебек үзе елмаеп тора. Нинди генә борчуым, шатлыгым булса да, мин аңа киңәшкә барам. Ул әнием, туган апаем кебек матур, зирәк, төпле киңәшен бирә. Минем белән шатлана, минем белән борчыла. Аның белән бер генә көн аралашмасам да, миңа нидер җитми. Шуңа да без гел очрашып, бер-беребезгә терәк булып яшәргә тырышабыз.

Алтын куллы да ул. Нинди генә тәмле ризыклар пешерми. Камыр ризыклары телеңне йотарлык. Тагын бер матур гадәте бар, нинди генә камыр ризыгы пешерсә дә, безгә күтәреп кереп сыйлый. Халык әйткәнчә, аның кулындагы һәр эш янып тора. Балалары да аны бик хөрмәтләп, якын итеп, яратып торалар. Һаман әниләре янына кайтып, барлык эшләренә булышалар. Зур өстәл артына җыйналып утыру да матур гадәткә әйләнгән. Балалары, оныклары өйләренә бәхет, бәрәкәт китереп торалар. Мондый балалар белән һәр әти-әни горурланырлык. Киләчәктә дә гел шулай булсын, дип телим мин. Безне сокландырып яшәвеңне дәвам ит, Фирая апа.

Юмарт та син, гади, кешелекле

Кылган эшең бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен синең көннәр

Бәхетләрең булсын гомерлек

. Резеда ГӘРӘЕВА,

Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев