Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күшәрендә бәйрәм күңелле узды

Яз айлары матур бәйрәмнәргә бай. Безнең Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә төрле бәйрәмнәр һәм конкурслар булып тора. Бәйрәмнәр булгач күңелле икән. Быел безнең мәктәптә «Гаилә бәйрәме»булып узды.Сыйныф җитәкчем Вәлиева Гадения апа һәм Шарафутдинова Альфира апа барлык 2нче һәм 3нче сыйныф әти-әниләрен кунакка бәйрәм итәргә чакырды. Бәйрәмдә без дә...

Яз айлары матур бәйрәмнәргә бай. Безнең Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә төрле бәйрәмнәр һәм конкурслар булып тора. Бәйрәмнәр булгач күңелле икән. Быел безнең мәктәптә "Гаилә бәйрәме"булып узды.Сыйныф җитәкчем Вәлиева Гадения апа һәм Шарафутдинова Альфира апа барлык 2нче һәм 3нче сыйныф әти-әниләрен кунакка бәйрәм итәргә чакырды. Бәйрәмдә без дә тырыштык, әти-әниләр дә сынатмады.Күңелле җырлар, матур биюләр, кызыклы шигырьләр сөйләдек. Миңа бәйрәмдә әниемнең шигырь сөйләве бик ошады. Уеннарда һәркем теләп катнашты. Бәйрәмдә безне укытучы апаларыбыз мактап та алдылар. Бәйрәм азагында һәрбер гаиләгә гаилә учаклары җылы, тату, бердәм булсын өчен шәмнәр бирделәр. Мин үземнең укыган мәктәбем белән бик горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев