Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Тоталь диктант»

Бөтен Рәсәй һәм дә аның чикләреннән тыш язылган "Тоталь диктант" акциясендә әтнәләр катнашып кына калмыйча, үзләренең орфографик белемнәрен тикшереп карарга бик теләп килделәр. Леонид Юзефович текстын 71 илдә, 858 шәһәрдә 200,2 меңгә якын кеше язды. Шулай ук беренче тапкыр диктантны "S7 Airlines" авиакомпаниясенең 10 рейсында (329 кеше) очучы пассажирлар да...

Бөтен Рәсәй һәм дә аның чикләреннән тыш язылган "Тоталь диктант" акциясендә әтнәләр катнашып кына калмыйча, үзләренең орфографик белемнәрен тикшереп карарга бик теләп килделәр.
Леонид Юзефович текстын 71 илдә, 858 шәһәрдә 200,2 меңгә якын кеше язды. Шулай ук беренче тапкыр диктантны "S7 Airlines" авиакомпаниясенең 10 рейсында (329 кеше) очучы пассажирлар да язды. Узган еллар белән чагыштырганда быел катнашучылар саны 50 меңгә күбрәк. Хәзерге вакытта диктантларны тикшерү эшләре бара һәм башка елларга караганда "5"легә язучылар саны арткан, дип билгеләп үтә экспертлар. «Тоталь диктант"ның тагын бер рекорды: бишле алган катнашучылар саны быел 2-3 %тан 10 % кадәр арткан" - дип саный "Тоталь диктант" ның җитәкчесе Ольга Ребковец.
Әтнәдә "Тоталь диктант" Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының уку залында узды. Иң элек компьютер ярдәмендә текстның авторы Леонид Юзефович үзе укыганны тыңладылар. Рәйхана Әүхәдиева аннары текстны әйтеп яздырды һәм яңадан тикшерү өчен автор текстны кабат укыды. Диктант нәтиҗәләрен "Тоталь диктант"ның үз сайтына кереп карарга була.
Бу акция һәр елда уза. Монда катнашу ирекле. Диктантны орфографик яктан белемнәрен тикшереп карарга теләге булган һәркем яза ала. "Тоталь диктант"ны язуда катнашучылар өчен яшь үзенчәлекләре чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев