Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төрки телләрнең кайберләренә юкка чыгу куркынчы яный

Казахстанда Халыкара төрки телләр конгрессы тәмамланды. (Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Көньяк Казахстанның Төркестан шәһәрендә «Төрки телләр югалу куркынчы алдында» темасына багышланган VII Халыкара төрки телләр конгрессы уздырылды. Аны Әхмәд Ясәви исемендәге Халыкара казах-төрек университеты оештырган. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы яза. Чараның ябылу тантанасында Әхмәд Ясәви исемендәге университет проректоры Мостафа Эрен...

Казахстанда Халыкара төрки телләр конгрессы тәмамланды.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Көньяк Казахстанның Төркестан шәһәрендә «Төрки телләр югалу куркынчы алдында» темасына багышланган VII Халыкара төрки телләр конгрессы уздырылды. Аны Әхмәд Ясәви исемендәге Халыкара казах-төрек университеты оештырган. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы яза.

Чараның ябылу тантанасында Әхмәд Ясәви исемендәге университет проректоры Мостафа Эрен белдергәнчә, тел кешелек яшәешен тәэмин итә. Әгәр телгә куркыныч янаса, безнең тормышка да куркыныч яный, диде ул.

Башкент университетының төрек теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучысы, профессор Сюер Экер сүзләренчә, кайбер төрки телләр юкка чыгу куркынычы алдында тора. Аз сандагы кешеләр сөйләшкән тел озын гомерле булмый. Юкка чыгу алдында торган телләр белән бәйле фәнни эшчәнлек тотрыклы дәүләт структурасына тапшырылырга тиеш, дип саный галим.

«Мәсәлән, шундый телләрне ачыклап, тиешле эшчәнлек алып бара торган төрки галимнәр үзәге булдыру шундыйлардан», - диде Экер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев