Тукай белән бергә Әтнә базарында булдык
Бүген, 23 апрель көнне, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры каршында Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән зур бәйрәм-тамаша булды. "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай" дип исемләнгән бәйрәм район халкын үзенә җыйды. Кемнәр генә юк иде анда- олысы-кечесе, карты-яше. Без күрмәгән Тукай, шул...
Бүген, 23 апрель көнне, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры каршында Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән зур бәйрәм-тамаша булды.
"Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай" дип исемләнгән бәйрәм район халкын үзенә җыйды. Кемнәр генә юк иде анда- олысы-кечесе, карты-яше. Без күрмәгән Тукай, шул чордагы яшәеш, Әтнә базары, алыш-биреш... Әтнә театры артистларының ышандырып уйнавы вакыт хисабын да оныттырды.
Шигырь бәйрәмендә Республикабызның танылган сәнгать эшлеклеләре дә чыгыш ясады, үзебезнекеләр дә җитәрлек булды. Районыбызның һәвәскәр шагыйрәләрен тыңлап, самавырлардан чәй эчеп, тәм-томнан авыз итеп, күңел ачтык. Тулы вариантын газетабыздан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев