Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тукай”да тәүлек буе салалар

15 июньгә "Тукай" хуҗалыгы 1500 тонна сенаж салды.

Күәмнең Мари Иле ягындагы сусаклагычы янәшәсендә эш гөрли. "МакДон" комбайнында Инсаф Бәйрәмов белән Ильяр Гайфуллин биредәге сенажга дигән 300 гектар арышны егып чыкканнар. Рамил Фазылҗанов "Ягуар-830" белән аны ваклап туратып, машина һәм тракторларга төяп сенаж чокырына озатып тора.

Язның һәм җәй башының бик үзенчәлекле килүен искә алып, комбайнчылардан массаның чыгышы турында сораштык. Җавап без көткәнчә булып чыкмады:

- Бик яхшы, зарланырлык түгел, - диделәр.

Инде әллә ни күп мәйданда калмаган:

- Моннан соң люцернага күчәбез, - дип торалар.

Анысы Олы Әтнәнең "Поле чудес"ы артында, 60 гектарлы мәйдан.

Хәйран ерак ара булса да, басу-чокыр юлын берөзлексез таптаучы техниканың күп булуына игътибар иттек. "КамАЗ" шоферы Зөлфәт Саттаровтан шул хакта сораштык.

- Техника күп, чөнки өзеклек тудырырга ярамый - сенаж чокырына кадәр ара ерак. Үземнең "КамАЗ"ым прицеплы. Сменага 10-11әр рейс ясыйм, - ди.

Төнлә аны Раил Гимадиев алыштыра икән. Биредә масса ташучы егетләрнең барысын да искә алып узыйк. Җитәкчелек әйтүенчә, сенаж әзерләүдә эшләүчеләрнең барысы да гаярь тырышлар. "КамАЗ"да Илдар Шәрифуллин һәм Мәсхүт Галимҗанов, "МТЗ-1221" тракторларында Фәрит Шәйдуллин, Петр Тимергалиев, Фаил Сабирҗанов, Марат Гатауллин, Радик Вафин, Илшат Йосыпов,Зөлфәт Шакиров, Илназ Габдуллаҗанов эшкә өзеклек кертмиләр - бертуктаусыз юлда алар.

Олы Әтнәдәге сенаж чокырында да кызу эш өсте. Массаны ике зур егәрлекле "К-700" тракторлары таптый. Габделфәт Гайсин Бәрәңгедән командировкага килгән. "Сигезенче ел киләм инде", - ди. Фирдинат Сафиуллин үзебезнең күрше "Шахтер" хуҗалыгыннан. "Биредә әле беренче ел гына эшләсә дә, "Шахтер"да 18 ел сенаж салган кеше ул". Төнлә аларны Рубис Хәйруллин һәм "ДТ" тракторында Рәдүс Насыйбуллин алыштыра.

Хуҗалыкның директор урынбасары Гомәр Гатауллин әйтүенчә, сенаж салу сменалап, тәүлек буе дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев