Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сиңа кайтам әни - Гөлфия Шиһапова

Сиңа кайтам әни! Сиңа кайтам Әни... газизкәем, Сиңа кайтам атлап, йөгереп... Ялан тәпи кайтам ...шундый рәхәт! Нәкъ тә бала чактагы кебек. Аяк киемемне кулга алып, Чәчләремне салып җилләргә Сиңа кайтам Әни! Сиңа кайтам! Кайтам туып-үскән җирләргә! Авыл башы әнә ерак түгел... Кайтуымны әллә сиздеңме? «Кызым кайта әнә минем», диеп Каршыма...

Сиңа кайтам әни!
Сиңа кайтам Әни... газизкәем,
Сиңа кайтам атлап, йөгереп...
Ялан тәпи кайтам ...шундый рәхәт!
Нәкъ тә бала чактагы кебек.
Аяк киемемне кулга алып,
Чәчләремне салып җилләргә
Сиңа кайтам Әни! Сиңа кайтам!
Кайтам туып-үскән җирләргә!
Авыл башы әнә ерак түгел...
Кайтуымны әллә сиздеңме?
«Кызым кайта әнә минем», диеп
Каршыма ук минем килдеңме?!
Нинди рәхәт бит ул Әни булгач,
Кочаклале мине, иркәлә!
Тәпиләрең авыртмыймы диеп,
Кагыл кулың белән тезләргә.
Авыртмыйлар Әни! Ул аяклар
Сиңа атлаганга шатланам!
Мин бит синең кечкенәдән шулай
Сабыр була белгән кыз балаң.
Әни булса әгәр җир йөзендә
Авыртулар гына төзәлә...
Соңга калмыйк берүк... соң булмасын
Яннарына кайтып килергә!
Гөлфия Шиһапова, Олы Әтнә авылы

Ул берәү генә
Дөньяда эзләп карасаң -
Юктыр минем әни төслеләр.
Үзе гүзәл, кояш кебек йөзе -
Сылу, уңган һәм бик тә чибәр.
Өйгә кайтуы да рәхәт,
Чөнки әнием көтеп тора.
"Әни" диеп дәшә алу
Чын бәхет ул һәр балага.
Талия Нәгыймуллина, 7 сыйныф, Олы Әтнә мәктәбе

Әнием
Без әнине яратабыз,
Булышабыз һәр эштә.
Сөйләшеп һәм киңәшләшеп
Утырабыз һәр кичтә.
Әни безгә тормыш биргән -
Бу инде иң зур бүләк.
Әни безгә бәхет биргән -
Бәхет безгә бик кирәк.
Әлфис Мортазин, 7 сыйныф, Олы Әтнә мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев