Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Шашы гөрли - "Әтнә таңы"

Чишмәле Саптан кайтышлый Яңа Шашы авылы халкы белән дә аралашып алырга булдык. Почтальон Гөлнара урам башындагы кибет янында безне көтеп тора иде инде. Юлыбызны бергәләп дәвам иттек. Капка төбендә утырган абый кеше белән исәнләшеп, ишек алдына үтәбез. Каршыбызга өйнең хуҗабикәсе Дания апа чыгып килде. Дания апалар газетаны алдырып, укып килгәннәр....

Чишмәле Саптан кайтышлый Яңа Шашы авылы халкы белән дә аралашып алырга булдык.

Почтальон Гөлнара урам башындагы кибет янында безне көтеп тора иде инде. Юлыбызны бергәләп дәвам иттек. Капка төбендә утырган абый кеше белән исәнләшеп, ишек алдына үтәбез. Каршыбызга өйнең хуҗабикәсе Дания апа чыгып килде. Дания апалар газетаны алдырып, укып килгәннәр. Тик менә икенче яртыеелыкка язылмаска уйлаганнар. Өйгә килеп кергән гәҗит "кортларын" күреп, бераз аптырабрак та калган Дания апа, гозеребезне тыңлап, шунда ук язылырга ризалыгын да бирде. Рәхмәтләребезне әйтеп, урам буйлап юлыбызны дәвам иттек. Зур, матур йортның капка төбендә берничә кеше сөйләшеп утыра иде. Аларның берсе әлеге йортның хуҗасы Рафис булып чыкты. "Язылмыйм мин газетагызга. Акча кайдан җиткереп бетерим, ди"... Хуҗа кеше яңа алган хезмәт хакының кая тотылуын берәмтекләп саный башлады. Күңел түрендә йөрткән үпкәләре дә бар икән, аларны да әйтеп узды. Әллә безнең сүзне аяк астына саласы килмәдеме, әллә капка төбендә безнең газетаны кочаклап утырган апаның сүзләре тәэсир иттеме, анысы билгесез. Рафисның "Әйдә, язылгач-язылгач алты айга язылам инде", - дигән сүзләрен ишеткәч, җиңел сулап куйдык. " Хәмит Бадиковны бик хөрмәт итәм, шуның хакына язылам", - дип тә өстәде ул. Безнең сөйләшкәнгә күрше йорттан тагын бер апа килеп кушылды. " Без Казаннан кайтып йөрибез, дүшәмбе китәбез, атна ахырында кайтабыз. Газетаны күршеләрдән алып укый идек. Әйдә булмаса, без дә язылыйк. Үзебезгә килеп торыр", - диде ул. Рәхмәтләр әйтеп почтальон белән бергәләп тагын бер йорттка аяк басабыз. " Боларның сезнең газетка бер тапкыр да язылганнары юк. Балалар өчен газет- журналлар алдыралар үзе", - ди Гөлнара. Ихлас сөйләшүебез ошадымы, әллә үзенең дә күңелендә булганмы - хуҗабикә озак ялындырмый гына өч айга язылырга теләк белдерде. Ошаса - тагын да язылам, дип тә ышандырды.

Рауза апа болын кадәрле зур, матур йортта берүзе генә яшәп ята икән. Гаилә шәһәрдән күчеп кайткан. Тормыш иптәше вафат булганга да байтак вакыт үткән. Балалары да атна саен кайтып тора икән. Казандагы меховой заводта эшләп лаеклы ялга чыккан Рауза апаның ишек алдында идеаль тәртип дисәм, бер дә ялгышмам. " Бөтен җирдә пөхтәлекне, тәртипне яратам",- Рауза апа безнең уйларны укый диярсең. Ишек алды ямь- яшел, яшелчә бакчасында бер чүп үләнен күрмәссең. Тип- тигез итеп эшкәртелгән җиләк аралыклары, яшелчә түтәлләре. Ул арада помидор үсентеләре утыртылган парникка кереп китәбез. Яфрак арасыннан әле тегендә- әле монда инде хәйран зур помидорлары да күренә. "Майда парникка чыгарып утырткан идем", - ди хуҗа апа үзе. Кыраулардан саклау өчен араларына су тутырып пластик шешәләр тезгән... Ачык йөзле, киң күңелле Рауза апа үзебезгә дә бик ошады. Газетабызга да язылырга күндердек үзен. Аңа саулык - сәламәтлек теләп, кабат урамга чыктык. Капка төбендә тезелешеп утырган апалар безне ачык йөз белән каршы алды. Бер тыкырыкка берүзе зур йортта гомер кичергән, лаеклы ялда булса да, хайваннар карап, үстереп балаларына ярдәм итүдән тәм тапкан Найлә апа газетага инде күптән язылып куйган булып чыкты. Аның ике күршесе дә язылырга ризалык бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев