Яшь шахматчылар яхшы уйный
Җәмгыять

Яшь шахматчылар яхшы уйный

"Арча хәбәрләре" газетасы призына чираттагы шахмат бәйгесе узды. Биредә еш кына безнең яшь шахматчылар да катнашып, яхшы чыгыш ясыйлар. 2009 елгы яшь шахматчылар - Самат Шәрәфиев һәм Азалия Мифтахова турында күпләр хәбәрдардыр. Күптән түгел, Казандагы "Раштуа турниры"нда яхшы уеннар күрсәтеп Азалия - 3 һәм Самат 5 урыннар яуладылар. Беренчесе әлегә...

"Арча хәбәрләре" газетасы призына чираттагы шахмат бәйгесе узды. Биредә еш кына безнең яшь шахматчылар да катнашып, яхшы чыгыш ясыйлар.

2009 елгы яшь шахматчылар - Самат Шәрәфиев һәм Азалия Мифтахова турында күпләр хәбәрдардыр. Күптән түгел, Казандагы "Раштуа турниры"нда яхшы уеннар күрсәтеп Азалия - 3 һәм Самат 5 урыннар яуладылар. Беренчесе әлегә Прохоров исемендәге бәйгедә катнаша, нәтиҗәләрне соңрак хәбәр итәрбез. Ә Самат югарыда телгә алган "Арча хәбәрләре" турнирының 1-4 сыйныфлар төркемендә уңышлы чыгыш ясап, 1 урын алды.

Яшь шахматчыларыбызны котлыйбыз!


Нет комментариев