Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшереп калдырасы түгел

Республика түрәләренең керемнәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тикшерәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте. Билгеле булганча, 1 апрельдә дәүләт хезмәткәрләренең бер төркеме өчен декларация тапшыру чоры төгәлләнә Тагын ике көннән беренче катего­риягә керүче дәүләт хез­мәткәр­ләре өчен декларация тапшыру чоры төгәлләнә. 1 апрельгә кадәр депутатлар хисап...

Республика түрәләренең керемнәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тикшерәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте. Билгеле булганча, 1 апрельдә дәүләт хезмәткәрләренең бер төркеме өчен декларация тапшыру чоры төгәлләнә

Тагын ике көннән беренче катего­риягә керүче дәүләт хез­мәткәр­ләре өчен декларация тапшыру чоры төгәлләнә. 1 апрельгә кадәр депутатлар хисап тотарга тиеш. Ә декларация тапшыру кам­пания­сенең икенче өлеше 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел авыл җирлеге башлыкларыннан алып район җитәкче­ләренә кадәр барлыгы 7 мең 986 муниципаль хезмәткәр декларация тапшырачак.

Түрәләрнең хатыннары һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре турында да хисап бирәсен исәпкә алганда, 30 апрельгә кадәр Рөстәм Миң­неханов өстәленә 20 меңнән артык белешмә ятачак, дип фаразлады Лилия Галимова. "Әлеге мәсьәләдә Президентның фикере алдан ук билгеле - барысы да ачыктан-ачык һәм закон нигезендә булырга тиеш", - диде ул.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев