Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр "Язылу бүләк ит!" акциясенә кушылдылар

"Язылу бүләк ит" акциясен райондашларыбыз хуплап, күтәреп алдылар. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит!» акциясе турында хәбәр иткән идек. Әлеге акциягә район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова да кушылды. Ул Яңа Әтнә авылында яшәүче Раил Хәкимовка «Әтнә таңы» газетасын бүләк итте. Әлеге акцияне хуплап, район үзәк больницасының баш табибы Азат...

"Язылу бүләк ит" акциясен райондашларыбыз хуплап, күтәреп алдылар.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит!» акциясе турында хәбәр иткән идек. Әлеге акциягә район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова да кушылды. Ул Яңа Әтнә авылында яшәүче Раил Хәкимовка «Әтнә таңы» газетасын бүләк итте.
Әлеге акцияне хуплап, район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов Күәм авылында гомер буе фельдшер булып эшләгән, пенсионер Гөлсинә Садрие­ваны, Олы Әтнә авылында гомер буе табибә булып эшләгән Сырдарья Измайлованы һәм фельдшер булып хезмәт куйган Хәлимә Шакированы 2017 елның II яртыеллыгына «Әтнә таңы» газетасына яздырды.
Моннан тыш, Әтнә җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова Кече Әтнә авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинага да «Әтнә таңы»на язылу бүләк итте. Изге Рамазан аенда кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Исегезгә төшерәбез: «Әтнә таңы» газетасына 2017 елның II яртыеллыгына язылу 29 июнь көнне тәмамлана. Әгәр дә әлеге көнгә кадәр «Әтнә таңы»на язылмый калган булсагыз, тиз арада почта бүлекләренә һәм дә үз җирлекләрегездәге поч­тальоннарга мө­рә­җәгать итегез. Юкса, район яңалыкларыннан, тормышыннан хәбәрдар була алмассыз. Үзебездә чыгып килгән, бердәнбер газета «Әтнә таңы» белән бергә калыгыз.
Бәясе халык өчен - 648 сум, Оешмалар өчен - 738 сум. Индекслары 16055, Г6055.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев