“Язылу бүләк ит” хәйрия акциясе башланып китте
"Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин меценатларны һәм битараф булмаган кешеләрне язылу кампаниясендә катнашырга чакырды.
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Казанда, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте офисында традицион "Язылу бүләк ит" хәйрия акциясе башланып китте. "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин аның беренче катнашучыларыннан булды.
Яңа елга кадәр теләге булган барлык кешеләр республика басмаларын җәмәгать яки хәйрия оешмаларына, шулай ук аерым пенсионерга яки ихтыяҗ булган гаиләгә яздырып, бүләк итә ала.
"Мин барлык җитәкчеләрне, меценатларны һәм һәм битараф булмаган кешеләрне язылу кампаниясендә катнашырга чакырам", - дип билгеләп үтте "Татмедиа" генераль директоры.
Кузьмин үзе "Казань" журналын һәм "Казанские ведомости" газетасын Татарстан ветераннар берлегенә яздырды. Язылу квитанциясен ул Татарстан ветераннар комитеты бүлеге җитәкчесе Виктор Колесовка тапшырды.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/24/152983/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев