Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җылыту мичләре

Кыш якынлашкан саен шәхси йортларда һәм мунчаларда янгын чыгу очраклары ешая. Ягу мичләрен һәм төтен чыгу морҗаларын, шулай ук сэндвич торбаларны урнаштыру өчен махсус шушы өлкәдәге белгечләргә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки күп вакыт, азагын уйлап тормыйча, бу эшне үз белдекләре белән йорт хуҗалары башкара. Дөрес урнаштырылмаган мич яисә төтен...

Кыш якынлашкан саен шәхси йортларда һәм мунчаларда янгын чыгу очраклары ешая.
Ягу мичләрен һәм төтен чыгу морҗаларын, шулай ук сэндвич торбаларны урнаштыру өчен махсус шушы өлкәдәге белгечләргә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки күп вакыт, азагын уйлап тормыйча, бу эшне үз белдекләре белән йорт хуҗалары башкара. Дөрес урнаштырылмаган мич яисә төтен үткәрү торбасы аркасында янгын чыгу очраклары бик еш кабатлана. Бу төрдәге янгын очракларын булдырмау максатыннан, түбәндәге кагыйдәләрне янәдән исегезгә төшереп үтәбез. Ягу мичләрен һәм төтен чыгу юлларын вакытында төзекләндереп һәм сезон ара тикшереп торырга кирәк. Мич ягу сезоны башлангач, морҗаларны кимендә 3 айга бер тапкыр чистартырга кирәк. Мичне ягып җибәрер өчен тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмаска. Мич янында утын, кәгазь һәм чүп-чар сакламагыз. Мич утырмасын һәм ярылмасын өчен аны аерым фундаментка урнаштыру зарур. Мич бер ягы белән дә агач стена яки бүлмә такталарына орынып торырга тиеш түгел. Алар арасында мичнең барлык биеклеге буенча бушлык булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев