Югары Сәрдәдәге Сабантуй быел районда беренчесе
Җәмгыять

Югары Сәрдәдәге Сабантуй быел районда беренчесе

Югары Сәрдәнең зират янындагы урамына керүгә бер капка төбендә халыкның күп җыелуына игътибар иттек.

Якынрак килгәч, аларның бала-чага икәнлеген һәм Сабантуйга бирнә җыюларын аңладык. Әлеге борынгыдан килгән йоланы төгәл башкаручылар сирәк хәзер. Югары Сәрдә - шул сирәкләрнең берседер.

- 30 июнь - җомга көнне үк кичке Сабантуй уздырабыз. Бездә ул ел да бик күңелле уза, - дип каршылады авыл клубы мөдире Ләйлә Җиһангирова.

- Бәйрәмдә безнең авыл халкы бик актив катнаша, - дип өсти китапханәче Рәйхана Сабирова.

Бирнә җыюны оештыручылар әнә шулар инде. Афәрин!


Нет комментариев