Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Кунакка гына барган идем..."

"Рәхмәт төшкерләре, мине дә истә тотканнар, югыйсә мин Иске Җогыпта тумаган да, үсмәгән дә". 28 июльдә Иске Җогыпта буласы авыл бәйрәменә әнә ничек чакыралар.

“Туган авылым – Җогып,  исемнән китми чыгып” , дип исемләнгән “Авыл көне”н 28 июльдә озак еллар мәгариф системасында эшләүче укытучы, газетабызның актив хәбәрчесе, лаеклы ялга чыккач, Иске Җогып авылының тарихын өйрәнүче Раушан абый Садыйков оештыра  http://atnya-rt.ru/news/avyl-irlege/iske-ogyp-avyl-kne-tkrerg-zerln   дип язган идем.

Әнә шул буласы бәйрәмгә чакыру шаһите булдым. Әтиемнең сеңелесе Нурхадә Габдрәүф кызы Олы Әтнә авылында яши. Күәм авылында  туган.  Аның хәлен белергә кергән чакта җогыплар апамны авыл бәйрәменә чакырдылар. зурлап, олылап, үзләре өенә килеп. Ә мин гаҗәпкә калуның арт ягында, янәсе ничек Җогып, кайсы яктан килеп керә ул Җогыпка... Дәшә алмый торам, ә апам күз яшьләрен сөртеп, "Әй, рәхмәт төшкерләре, мине дә онытмаганнар, мин бит Иске Җогыпта тумаган, үсмәгән дә дип", күз яшен сөртеп рәхмәт әйтә башлады. Менә сиңа кирәк булса...

- Мин Рәйсә апаларга кунакка бара идем, апа Мулләхмәт җизнигә кияүгә чыккач, алар иске Җогыпта яшәделәр. Ә мин гел кунакка бара идем, авылны бер итеп уйнап йөргәнбез инде, аралашасың бит. Алар минем үземә дә бик кадерле, барысы да истә. Апалар соңрак Кенәргә күчеп киттеләр...- дип сөйли Нурхадә апа Хөснетдинова.

- Кара син боларны, берәүне дә онытмаганнар...- дип озак сөйләп, яшьлегенә кайтарды апаны бу чакыру.

Кешечә мөнәсәбәт менә нинди була ул! Рәхмәт Сезгә, Иске Җогып авылы халкы. Бәйрәмегез мөбарәк булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев