"Әзерлек бара, хатын-кызлар сер бирмәс..."
Мөнәсәбәт

"Әзерлек бара, хатын-кызлар сер бирмәс..."

"Ел хатын-кызы..." бәйгесенә катнашучылар билгеләнгәнен язган идек.

Менә шул бәйгегә әзерлек тулы көченә бара. Һәр авыл җирлегендәге мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм "Ак калфак"ның җирле бүлекчә әгъзалары тарафыннан әзерләнә бу бәйге.

- Муниципаль этабында катнашучыларның чыгышларын 15 декабрьдә күрербез дип өметләнәбез. Хатын-кызларыбыз бик оста, гаҗәпләндерерләр, сокландырырлар дип ышанабыз, - ди "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Марс кызы  Закирова.

С. Мингатина фотосы


Нет комментариев