Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

“Әтнәләр күп анда, еш аралашабыз”

Әлеге мәкалә махсус хәрби операция зонасыннан отпускага кайткан, «Зига» «позывное»на ия якташыбыз турында

Иске Мәңгәр авылыннан Айнур Җиһаншин туган ягыннан күңелле хәбәр алып, махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтты. 
Хәмит Бадиков
Күптән түгел район үзәгенә килгән җирдән газетабыз редакциясенә дә сугылды ул. Аның белән кыска гына әңгәмә корырга өлгердек.
Әтисе Ленар вафат, бүгенге көндә әнисе Эльвира Олы Мәңгәр авылында яши. Хатыны Резеда әлегә декрет ялында, моңарчы күмәк хуҗалыкта сыер сава. Монда вакытта Айнур үзе дә күмәк хуҗалыкта тракторчы хезмәтен башкара.
4 бертуган — 2 ул һәм 2 кыз бала булып үсәләр. Бүгенге көндә алар төрле якта, һәрберсенең үз тормышы. Энесе — Казанда яшәүне сайлаган, апасы Олы Мәңгәрдә һәм сеңлесе Олы Әтнә авылларында гомер кичерәләр.
Ә кабат үзен телгә алсак, солдат хезмәтен Калуга шәһәрендә, Эчке эшләр гаскәрләрендә уза. Мобилизация дулкыны белән махсус хәрби операция зонасына эләгә. Менә ел ярымнан артык шунда ул. Дөрес, инде икенче тапкыр отпуск ялына кайта. Беренче тапкыр туган якта узган елның май аенда булып китә. Бу юлы, юлны да санап, 23 көн ял бирәләр. 
— Дислокация урыным буенча Кременная янында мин. Татарлар күп анда, шул исәптән әтнәләр белән дә еш аралашып торабыз, — ди.

Кременная — махсус хәрби операция зонасы белән бәйле рәвештә еш телгә алынучы Сватоводан ерак түгел. Ул Луганск Халык Республикасының Кремен районында, ДНР белән чиктәш буларак урнашкан.

Татарлар дигәннән, монда безнең егетләр арасында дин тотучы кардәшләр дә күп икән.
— Аеруча Лаеш, Балтач егетләре. Хәер, анда районлап бүленмисең дә. Барыбыз да сугышчан дуслар, бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга әзербез, — ди.
Үзегез беләсез, анда барган егетләрнең һәрберсенә «позывной» бирелә. Әйтүләренчә, аны фамилиягә карап яки авыл исеменә бәйле рәвештә бирәләр икән. Безнең Айнурның «позывное» да «Зига» була.
Әңгәмәбез сугыш темасыннан читкә күчеп, үзебез дә сизмәстән, үзеннән-үзе тынычрак темага кереп китте.
— Анда хәзер җылы, яңгыр еш ява. Кыш, кар булмады диярлек. Февраль аеннан ук шундый һава торышына күчтек, — ди Айнур.
Бик үк табигать темасына кертәсе килмәсә дә, ул якның матурлыгы белән бергә кимерүчеләрен дә искә алдык. Бу хакта видеолар күп йөрде — белмәүчеләр сирәктер. Чыннан да ул якта алар бик күп икән — уңай мохит аларга күпләп үрчү мөмкинлеге бирә.
Мәкаләбез башында ук искә алган идек. Айнурга тагын бер баласы туу турында күңелле хәбәр килә. Туган якка канатланып, очып кайта ул. 10 яшьлек Азалия белән 5 яшьлек Әмирнең бүген энекәшләре дә бар. Балаларының олысы 3 сыйныфны тәмамлый, Әнә шул балалары яңа туган энекәшләренә Райнур исеме кушуны сорыйлар.
Әтиләре кайтып кергәч тә, шатлыктан тыела алмыйча йөгереп килеп, аның муенына сарылалар.
— Гуманитар ярдәм җыйган халыкка, җитәкчелергә зур рәхмәт. Бу рәхмәтне бөтен махсус хәрби операция зонасындагы егетләрдән җиткерәм, — ди Айнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев