Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

“Бабаем да илне саклаган”

Күлле Киме авылында гомер итүче Руслан Сабиров контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән.

Киткән, дип язам. Чөнки Руслан туганым булса да,  аның махсус хәрби операция зонасына китүе хакында белми дә калдык. 
Бары тик киткәч кенә бу хакта мәгълүм булды. Бүгенге көндә армия хезмәтенә дә барырга куркып ятучылар булганда, аның махсус хәрби операциягә үк чыгып китүе безнең өчен көтелмәгән хәбәр булды. Яз көне отпуск ялына кайткач, әйтмәве өчен шелтәләп тә алдым үзен. “Хатыннан башка беркемгә дә әйтмәдем шул. Озак кына уйлаганнан соң, үз теләгем белән контракт төзедем”, – диде ул. 
– Ник алай эшләдең? – дигән соравыма каршы: 
– Бабай да илебезне саклап Бөек Ватан сугышында катнашкан. Исән-сау әйләнеп кайткан. Шулай булгач, мин ничек бармый калам инде, – дип җавап бирде ул. 
Бүгенге көндә Руслан махсус хәрби операция зонасында. Хәрби бурычын намус белән үти. Бернидән дә зарланмый. Отпуск ялына кайткач, Күлле Киме укучылары белән дә очрашты. Русланның улы да әтисе белән горурлана. 
– Без, ир-егетләр илебезне сак­ларга тиешбез инде, – ди Руслан үзе. 
Контракт төзеп хезмәт итүнең уңай якларын да әйтте ул:
– Хезмәт хакын вакытында биреп бара­лар. Сугыш хәрә­кәт­ләре ветера­ны таныклыгы да бирел­де, аның пенсиясе дә тү­ләнә. Аннары би­редә бик күп нәр­сәгә өй­рән­дем, – диде Руслан. 
Исән-сау хезмәт итеп кайтырга насыйп булсын үзенә. Безнең тынычлыгыбызны сак­лаучы булуы белән без горурланабыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев