Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Бабам Суслангерда да булган

Минем бабам Гарифҗанов Мәхмүт Гарифҗан улы 1906 елда туган.

Әтнә районының «Текстиль» артеле бухгалтеры булып эшләгән. 1941 елның июлендә Арча район хәрби комиссариатына чакыртыла һәм кызылармияче була. Аны Мари Эльдәге Суслонгер уку лагерена җибәрәләр. 
Бабай китеп бара һәм аерылышуның авыр көннәре башлана. Шөкер, аннан хәбәрләр килеп тора: һәр хатта ул үзенең гаиләсен сагынуы, алар өчен борчылуы хакында яза. Хатларда начар хәбәрләр булмый үзе, әмма Мәгъмүрә әбинең сөю белән тулы йөрәге нидер сизенә... Бер капчык сохари һәм йон оекбаш салган төенчек белән ул ире янына китә. Әби ире янына 2 тапкыр бара. Бу соңгы очрашу була. Өченче тапкыр әби ирен күрә алмый инде. Бабайны фронтка җибәрәләр. 
Бабай элемтәче була. Элемтәчеләр гаскәрләр белән идарә итү һәм фронтлардагы хәлләр турында хәбәр итү өчен тотрыклы бәйләнеш һәм штабларны кирәкле мәгълүматлар белән тәэмин итәләр, хәрби частьларга оператив мәгълүмат җиткерәләр, хәрби җитәкчеләрнең сугышчан боерыкларын тиешле урыннарга тапшыралар. 
Гарифҗанов Мәхмүт Гарифҗан улы 1944 елның 8 сентябрендә хәбәрсез югала.

 Оныкчыгы Рамина Яруллина, Әтнә урта мәктәбенең 5 В сыйныф укучысы

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев