Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Оста итекче, гармунчы, җырчы бабам

Сибгатуллин Мәүлит Сибгатулла улы - минем карт бабам.

Минем карт бабам – Сибгатуллин Мәүлит Сибгатулла улы ихтияр көче нык һәм көчле рухлы бүлган. Ул 1911 елда Теләче районы Балыклы авылында туган. Кечкенәдән күп михнәтләр күргән, әтисен яшьтән юлбасарлар һөҗүм итеп үтергәннәр, аннан йортлары янып беткән.
Бабам бик тырыш, уңган, оста итекче, гармунчы, җырчы булган.  1941 елда сугыш башлану сәбәпле, минем бабам да сугышка китә, куп батырлыклар кыла, ләкин ул әсирлеккә төшә. Бабаем төшенкелеккә бирелми, башка әсирләргә ярдәм итә, чит телләр белү сәбәпле аларга ашарга ризык та табыша. Ул әсирлектән кача. Немецларга каршы сугышуын дәвам итә. Бик куп орден-медальләр белән бүләкләнә. Җиңү яулап, туган якларга кайта. Бабамның кайтуын әбием Мәрьям ике кечкенә баласы белән сагынып көтеп ала. Бабам кайткач, гаиләләре тагын да ишәя. Кызганычка каршы бабамның сугышта алган яралары озак яшәргә комачау итә, 1984  елның 22 нче сентябрендә вафат була...
Мин бабам белән бик горурланам!

Иделия Хадиева, Куәм урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев