Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Әтнә егете Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый

Лотфуллин Фоат Хидият улы 1924 елның 17 июлендә Әтнә районы Дусым авылында укытучы гаиләсендә туа.

7 сыйныфны тәмамлап ТАССРның Үзәк Статистика идарәсенең Әтнә районы буенча участок инспекторы булып үзенең хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. 1939 елда комсомолга керә. 1941 елның 25 июнендә сугышка китү өчен гариза бирә, ләкин, яше җитмәү сәбәпле хәрби комиссия аның гаризасын кире кага.

1942 елның августында 18 яшьлек Фоат Лотфуллин аерым танк полкының курсанты буларак укырга җибәрелә. 1942 декабрендә Чиләбе шәһәренә танклар төзү заводына билгеләнә.. Биредә укуын тәмамлагач, аны башкаларга белем бирергә алып калалар. Ул рота командиры, уку ротасы старшинасы була. Фронтка 1944 елның сентябрь аенда китә. Сандомир плацдармына эләгә. 1945 елның 16 гыйнваренә кадәр анда хезмәт итә.

 Фоат Лотфуллин Польшаны, Германияне азат итүдә катнаша. 20 яшьлек Фоат Лотфуллин Җиңү көнен Берлинда каршылый. Танк армиясе Берлинга иң беренче булып керүчеләрнең берсе була. Күрсәткән батырлыклары өчен ул «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Болардан кала «За победу над Германией» ,"За освобождение Варшавой«, «За взятие Берлина» бүләкләре дә бар.

Совет Армиясе сафында 1947 елның апреленә кадәр Берлин һәм Подсдам комендатураларында хезмәт итә. Сугыштан соң ул урта мәктәпне, авыл хуҗалыгы техникум тәмамлый. Югары белем ала. Район һәм республика дәрәҗәсендә партия һәм совет җитәкчелек органнарында хезмәт куя. 1975 елның 20 июнендә Фоат Лотфуллин Казан шәһәрендә 50 яшендә йөрәк авыруыннан вафат була.

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев