Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Бер ай хезмәт өч айга санала

72 сәгать махсус хәрби операция барган зонада булган очракта, хәрби хәрәкәт ветераны статусы бирелә.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов белән без тагын бер кат контракт шартлары турында сөйләштек һәм бу мәсьәләгә бәйле, аеруча контракт буенча хезмәт итүчеләрне, аларның гаиләләрен кызыксындырган сорауларга кагылдык.

– Азат Наилевич, контракт буенча кем хезмәт итәргә китә ала? Килешү төзү өчен хәрби комиссариатка килергә кирәкме?

– Армиядә булганнар, булмаганнар да, хөкем ителеп утырып кайтканнар (“террорчылык” дигән маддә буенча хөкем ителмәгән очракта) контракт төзи ала. Яшь буенча алганда, 18 яшьтән 62 яшькә кадәр булганнарга контракт төзергә рөхсәт ителә. Бездә яшәүче чит ил гражданнары контракт төзеп хәрби хезмәткә китәргә теләсә, аңа гадиләштерелгән тәртиптә яшәүгә рөхсәт яки Россия гражданлыгы бирелә ала.

Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да безгә язарга, хәрби комиссариатка килергә, шалтыратып әйтергә дә була. Без бер вакытны билгеләп, аны хәрби комиссариатка чакырабыз, сөйләшәбез, чиратсыз медицина тикшерүе үткәрәбез һәм яраклы дип табылса, хәрби частька озатабыз. Анда контракт төзелә.

– Бу очракта контракт төзүчедән нинди документлар таләп ителә?

– Кешенең шәхесен һәм белемен раслаучы документлар кирәк була. Калганнары турында хәрби комиссариатта белешергә мөмкин. Безнең хезмәткәрләр документларны тутыруда ярдәм итәчәк. Хәрби часть кием белән тәэмин итә.

Контракт бер елга төзелә. Теләге булганнар аны озайта ала. 72 сәгать махсус хәрби операция барган зонада була икән, аңа инде хәрби хәрәкәт ветераны статусы бирелә. Махсус хәрби операция барган зонада бер ай хезмәт өч айга санала.

– Контракт төзеп китү дигән төшенчәнең түләү белән бәйле булуы аңлашыла. Контракт төзүчеләр өчен дә бу роль уйный, дип уйлыйбыз. Түләү мәсьәләсе ничек? Үзгәрешләр юкмы?

– 31 июльгә кадәр Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта бер миллион ярым сумга кадәр бер тапкыр түләү алырга мөмкин. Контракт төзү күп вакыт таләп итми. Аннан инде хәрби операция барган зонада нинди хәрби дәрәҗәдә, хезмәттә булуыннан, ничә ел хезмәт итүеннән чыгып, 210 мең сумнан башлап ай саен хезмәт хакы түләнә.

Моннан тыш әле хәрби техни- каны юк иткән өчен дә акча бирелә. Дәүләт бүләге (сугышчан батырлыгы өчен орден, медаль) алучылар да өстәмә акчалата бүләкләнә.

 

– Контракт төзеп китүчеләргә, гаиләләренә нинди социаль ташламалар каралган? Бу хакта язып, сөйләп, аңлатып торалар, күп кешегә мәгълүм инде. Шулай да кыскача гына искә төшереп үтсәгез иде.

– Россия Оборона министрлыгы аша ипотекага фатир алу. Хәрби медицина учреждениеләрендә бушка тернәкләнү үтү, егерме елдан соң ташламалы пенсиягә хокук, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм шуңа тиешле ташламалар, кредит һәм салым каникуллары, эш урыннары саклану, балаларын югары уку йортларында бюджет урыннарына укырга кертү мөмкинлеге, бушка сәламәтләндерү-ял лагерьларына юлламалар бирү, коммуналь түләүләргә компенсация, ташламалы автокредит һәм башкалар. Районнар тарафыннан да контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләрнең гаиләләренә ташламалар, ярдәмнәр бар. Бу сораулар белән тулырак кызыксынучыларга безгә, социаль фондка, халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Яраланган, һәлак булган очракта нинди гарантияләр каралган?

– Хәрби зонада яраланучыга, сәламәтлеге буенча зыян күрүчегә госпиталь белешмәләре нигезендә 3 млн. сум акчалата ярдәм күрсәтелә. Сугыш кырында һәлак булган контракт белән хәрби хезмәткә алынган сугышчының якыннарына мәҗбүри дәүләт иминиятләве белән бергә барысы 15 миллион 100 мең сум акча түләнә.

Тик бу хакта сөйлисе дә килми. Барысы да исән-сау булып, туган йортларына әйләнеп кайтсын. Безгә шунысы кадерле.

Контракт буенча хезмәткә китәргә теләүчеләр 8(84366) 3-2341, 3-22-41 телефоннары аша хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев